РусскийТатарча

Татарстан Республикасы ҮСК егерменче утырышы булды

19.01.2018

19 гыйнварда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә 13 мәсьәлә куелды.

Татарстан Республикасы ҮСК үз карары белән территориаль сайлау комиссияләренә Россия Федерациясы Үзәк банкы бүлекчәләрендә Президент сайлауларны финанслау өчен счетлар ачарга рөхсәт итте, ә территориаль сайлау комиссиясе урнашкан торак пункт чикләрендә мондый бүлекчә булмаса – “Россия саклык банкы” акционерлык җәмгыяте бүлекчәләрендә счет ачарга ярый.

Алга таба комиссия сайлау бюллетеньнәрен әзерләүне барлык этапларда тикшереп тору өчен җаваплы  затлар йөкләде. Алар сайлау  бюллетеньнәре бастыру өчен кәгазьнең Россия Федерациясы Үзәк сайлау  комиссиясе карары белән урнаштырылган таләпләргә туры килүен дә, бюллетень формасы һәм текстын да, аны бастыру, тапшыру, артык бюллетеньнәрне (әгәр бу ачыкланса) юк итүне, сайлау участокларына илтүне дә контрольдә тотарга тиешләр. Әлеге җаваплы затлар:

Борисова Надежда Петровна – Татарстан Республикасы ҮСК секретаре; Кудряшов Андрей Витальевич – Татарстан Республикасы ҮСК хәлиткеч тавышка хокуклы әгъзасы;

Куралов Эрик Рудольфович – Татарстан Республикасы ҮСК хәлиткеч тавышка хокуклы  әгъзасы;

Смирнов Виталий Николаевич – Татарстан Республикасы ҮСК хәлиткеч тавышка хокуклы әгъзасы.

Җирле үзидарә органнарына, 2018 елның 15 февраленнән соңга калмыйча, сайлау алды басма агитация материалларын кую өчен тиешле муниципаль район һәм шәһәр округы территориядәге һәр сайлау участогында махсус урыннар булдыру һәм җиһазлау тәкъдим ителде. Бу хакта тиешле территориаль сайлау комиссияләренә мәгълүмат бирелә.

Аннары сайлау участоклары номерларын төгәлләштерү белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы ҮСКнең “Татарстан Республикасы территориясендә сайлау участокларын бердәй номерлау урнаштыру турында” 2017 елның 17 ноябрендәге 7/64 номерлы карарына үзгәрешләр кертелде.

Утырышта кадрлар мәсьәләсе дә каралды. Республиканың Яңа Чишмә, Кайбыч, Актаныш районнары, шулай ук Казан шәһәренең Авиатөзелеш, Мәскәү, Вахитов районнары территориаль сайлау комиссияләре составына үзгәрешләр кертелде.







последние фоторепортажи




чаралар планы

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
19 20 21 22 23 24 25
Февраль 2018 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
    1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28     
башка айлар

элемтәләр
Телефон:
(843) 292-84-33
Факс:
(843) 292-84-33
E-Mail:
  Яндекс цитирования