РусскийТатарча

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 55нче утырышы булды

30.04.2019

Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы көн тәртибенә сигез мәсьәлә кертелде.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үткәргәндә, республика кандидатлар исемлекләрен күрсәткән сайлау берләшмәләре Татарстан Республикасы ҮСКнә тапшыра торган документлар исемлеге һәм аларның формалары турында

Татарстан Республикасы ҮСК карары белән бердәм республика сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына сайлау берләшмәсе күрсәткән кандидатлар республика исемлеген таныклау өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә тапшырылучы документлар исемлеге; алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына сайлау берләшмәсе күрсәткән ышанычлы затларны теркәү өчен документлар исемлеге һәм үрнәкләре; киңәш бирү тавышына хокуклы Татарстан Республикасы ҮСК әгъзасын билгеләп кую өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә бирелүче документлар исемлеге һәм үрнәкләре хупланды.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үткәргәндә бермандатлы сайлау округлары күрсәткән кандидатлар территориаль (округ) сайлау комиссияләренә тапшыра торган документлар исемлеге һәм формалары турында

Татарстан Республикасы ҮСК карары белән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үткәргәндә бермандатлы сайлау округлары күрсәткән кандидатлар территориаль (округ) сайлау комиссияләренә тапшыра торган документлар исемлеге һәм формалары; кандидат, сайлау берләшмәсе ышанычлы затларны теркәү өчен территориаль (округ) сайлау комиссиясенә тапшыручы документлар исемлеге һәм үрнәкләре; кандидат сайлау берләшмәсе территориаль (округ) сайлау комиссиясенең киңәш бирү хокуклы әгъзасын билгеләп кую өчен территориаль (округ) сайлау комиссиясенә тапшыручы документлар исемлеге һәм үрнәкләре хупланды.

Татарстан Республикасы Ютазы районы территориаль сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш бирүгә хокуклы яңа әгъзасын билгеләп кую турында Татарстан Республикасы ҮСК карары белән Татарстан Республикасы Ютазы районы территориаль сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш бирүгә хокуклы яңа әгъзасы сыйфатында Якимова Нина Викторовна билгеләп куелды.

Утырыш барышында сайлау комиссияләренең резерв составларын үзгәртүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды Татарстан Республикасы Мамадыш районы территориясендә төзелгән 1850, 1862, 1863, 1880, 1881, 1882, 1884 номерлы сайлау участоклары, Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәре территориясендә төзелгән 2183 номерлы сайлау участогы, участок сайлау комиссияләре резерв составларына өстәмә кертү өчен кандидатлар буенча тәкъдимнәр җыю игълан ителде.

Тәкъдимнәр һәм кирәкле документлар тиешле территориаль сайлау комиссияләре буенча 2019 елның 30 апреленнән 23 маена кадәр кабул ителә. Участок сайлау комиссияләре составына билгеләп кую белән бәйле рәвештә резервтан 12 кандидатура төшереп калдырылды.







последние фоторепортажи




чаралар планы

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
17 18 19 20 21 22 23
Июнь 2019 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
      1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
башка айлар

элемтәләр
Адрес:
420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон:
(843) 292-84-33
Факс:
(843) 292-84-33
E-Mail:
  Яндекс цитирования Яндекс.Метрика