РусскийТатарча

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында сайлауларда катнашу өчен кандидатлар һәм сәяси партияләр тарафыннан документлар әзерләргә программ эшләнмәнең тест версиясе урнаштырылды

08.05.2019

2019 елның 8 сентябрендә булачак алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясе якынлаша. Сайлауларны билгеләү турында карар рәсми басылып чыккан көннән соң икенче көнне кандидатларны, кандидатлар исемлекләрен күрсәтү процедурасы башлана.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК), партияләр теләкләрен, узган сайлаулардагы уңай тәҗрибәне исәпкә алып, “Сайлаулар” ДАС белешмәләр базасына кую өчен электрон рәвештә кандидатлар, вәкаләтле вәкилләр, ышанычлы затлар турында белешмәләр әзерләүне программ тәэмин итү” продукты урнаштырды.

Программа ике модульдән тора.

“Кандидат” модуле кандидатка мөстәкыйль рәвештә баллотировать ителергә ризалык турында гариза, керемнәре, мөлкәте турында белешмәләр һ.б.әзерләргә мөмкинлек бирә.

“Сайлау берләшмәсе” модуле партия республика сайлау округы буенча күрсәткән кандидатлар турында белешмәләр, кәгазь һәм электрон рәвештә башка документлар әзерләргә булыша.

Шуңа игътибар юнәлтәбез, сайлау кампаниясен  рәсми игълан иткәнчәгә кадәр “Сайлаулар” ДАС белешмәләр базасына кую өчен электрон рәвештә кандидатлар, вәкаләтле вәкилләр, ышанычлы затлар турында белешмәләр әзерләүне программ тәэмин итү” тест режимында эшли.

Программа белән “Сайлаулар һәм референдумнар” бүлегендә, “08.09.2019 алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар” бүлекчәсендә яисә сылтама буенча күчеп танышырга була.

Исегезгә төшерәбез, сайлаулар уздырганда тапшырылучы документлар исемлеге Татарстан Республикасы ҮСКнең 29.04.2019 ел карарлары белән расланды.







последние фоторепортажи




чаралар планы

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
17 18 19 20 21 22 23
Июнь 2019 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
      1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
башка айлар

элемтәләр
Адрес:
420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон:
(843) 292-84-33
Факс:
(843) 292-84-33
E-Mail:
  Яндекс цитирования Яндекс.Метрика