Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 67нче утырышы булды

11.07.2019

“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе” сайлау берләшмәсе тарафыннан “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукы төп гарантияләре турында”  Федераль закон, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы таләпләрен республика кандидатлар исемлеген күрсәткәндә үтәүне тикшереп, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) әлеге сайлау берләшмәсе күрсәткән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның республика исемлеген 55 кеше итеп теркәргә карар кылды. Теркәлгән кандидатларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырылды.

Көн тәртибенең икенче мәсьәләсендә Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарына 2019 елның 8 августыннан да соңга калмыйча тиешле муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендәге һәр сайлау участогында сайлау алды басма агитация материалларын урнаштыру өчен махсус урыннар бүлеп бирү һәм җиһазлау, тиешле территориаль сайлау комиссияләренә махсус урыннар турында мәгълүмат бирү тәкъдиме турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 64 статьясы 8 өлеше нигезендә җирле үзидарә органнары тавыш бирү көненә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча шундый махсус урыннар билгеләргә бурычлы. Алар сайлаучылар килү һәм мәгълүмат белән танышу өчен уңайлы булырга тиеш. Теркәлгән кандидатларга, сайлау берләшмәләренә басма агитация материаллары урнаштыру өчен бертигез мәйдан бирелә. Күрсәтелгән урыннар исемлеге комиссияләр тарафыннан кандидатлар, сайлау берләшмәләре игътибарына җиткерелә.







последние фоторепортажи




чаралар планы

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
21 22 23 24 25 26 27
Октябрь 2019 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31    
башка айлар

элемтәләр
Адрес:
420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон:
(843) 292-84-33
Факс:
(843) 292-84-33
E-Mail:
  Яндекс цитирования Яндекс.Метрика