Дәүләт Советына сайлауларда бюллетеньнәрдә партияләрнең урнашуы билгеле булды

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) бүген сәяси партияләр һәм сәяси берләшмәләр арасында җирәбә уздырды. Җирәбә салу VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда бердәм республика сайлау округы буенча тавыш бирү өчен партияләрнең атамаларын һәм эмблемаларын урнаштыру тәртибен билгеләде.

Җирәбә очраклы сайлау ысулы белән уздырылды. Партияләрнең вәкилләре алдында Татарстан Республикасы ҮСК секретаре Надежда Борисова конвертларга, номерлары берничек тә күренеп тормаслык итеп, эре итеп басылган кәгазь битләрен урталай бекләп салды. Конвертлар берничә кат буталды һәм очраклы тәртиптә өстәлгә куелды.

Партияләр вәкилләре конвертларны сайлап алды һәм ачты, номерларны Татарстан Республикаксы ҮСК сайлауларда катнашу өчен теркәлгән тәртиптә игълан итте. Беренче булып конвертын “Бердәм Россия” БСП ТРО төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев сайлап алды, аннары конвертларны КПРФ рескомының республика исемлеге составындагы кандидат Динара Хәлимдарова, “Гадел Россия” кандидаты, партиянең Татарстан бүлекчесе башлыгы Рушания Бильгильдиева, ЛДПРдан кандидат һәм төбәк бүлекчесе координаторы Владимир Сурчилов, “Россия коммунистлары” исемлеге составындагы кандидат Альфред Вәлиев, “РОСТА партиясе”ннән кандидат Гөлшат Заһидуллина, “Россия пенсионерлары социаль гаделлек өчен партиясе”ннән кандидат Виталий Смирнов сайлады.

Җирәбә йомгаклары буенча сайлау бюллетеньнәрендә партияләрнең атамалары һәм эмблемалары түбәндәге тәртиптә урнаша:

№1 – “Бердәм Россия”

№2 – “Россия пенсионерлары социаль гаделлек өчен партиясе”

№3 – КПРФ

№4 – “Россия коммунистлары”

№5 – “Гадел Россия”

№6 – РОСТА партиясе

№7 – ЛДПР

VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә була. Депутатлыкка 438 кандидат сайланырга ризалык бирде. 100 депутат сайлана: 50 – бердәм республика сайлау округы буенча, 50 – бермандатлы сайлау округлары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: