Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 83нче утырышы булды

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 91 статьясы, 100 статьясының 4 өлеше нигезендә Татарстан Республикасы ҮСК әгъзалары бертавыштан алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының республика сайлау округы буенча сайланган 50 депутатын теркәү турында карар кабул иттеләр. Барлык теркәлгән кандидатларга сайланулары турында таныклыклар биреләчәк. 50 бермандатлы сайлау округлары буенча сайланган депутатларны теркәү турында карарлар округ сайлау комиссияләре тарафыннан кабул ителде.

Шулай ук Татарстан Республикасы ҮСК карары белән, аның вәкаләтләрен туктату өчен нигез булган хәлләрнең бетүе белән бәйле рәвештә, хәлиткеч тавыш хокукына ия Татарстан Республикасы ҮСК әгъзасы Рәшидә Рафикъ кызы Вәлиуллованың вәкаләтләре торгызылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: