Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 85нче утырышы булды

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә 6 мәсьәлә кертелде.

“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 29 статьясының 11 пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы 18 статьясының 10 өлеше. Казан шәһәре Мэрының 2019 елның 7 октябрендәге 1196/М номерлы мөрәҗәгате нигезендә Татарстан Республикасы ҮСК Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Сайлау комиссиясе составына “Татарстан - яңа гасыр” – “Татарстан – новый век” республика иҗтимагый хәрәкәте тәкъдим иткән Хәтбуллин Динар Ирек улын хәлиткеч тавышка хокуклы комиссия әгъзасы сыйфатында билгеләп куярга карар бирде.

Сайлаучыларның хокукый мәдәниятен күтәрү, сайлаулар һәм референдумнар оештыручыларны өйрәтү, 2019 елга Татарстан Республикасында сайлау технологияләрен камилләштерү һәм үстерү буенча Җыелма чаралар планын үтәү кысаларында, Татарстан Республикасы ҮСК карары белән 2019 елның 15 октябреннән 15 декабренәчә,физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары!” дигән VII Республика иҗади конкурсы оештырыла. Конкурс республика территориаль сайлау комиссияләре, “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте”, “Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсе” Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният бюджет учреждениесе белән берлектә үткәрелә.

Аннан соң утырыш барышында сайлау комиссияләренең кадрлар составын үзгәртүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: