Массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарына!

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Татарстан Республикасы территориясендә бердәм тавыш бирү көненнән тыш 2019 елның 17 ноябрендә уздырылучы җирле референдумнарда тавыш бирү биналарында һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен, референдум йомгакларын билгеләгәндә булу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен өстәмә аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә. Татарстан Республикасы ҮСКдә ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен түбәндәге документлар тапшырыла:

а) баш мөхәррир кул куйган, аккредитацияләүгә аның белән бәйле гариза бирелүче тавыш бирү вакыты күрсәтелгән гариза. Кәгазьдә яисә электрон рәвештә, шулай ук MS Excel форматында машина укырлык рәвештә бирелә;

б) ММЧын теркәү турында таныклыкның баш мөхәррир имзалаган күчермәсе (теркәлгән ММЧ өчен). Гаризаны электрон рәвештә биргәндә ММЧын теркәү турында таныклыкның электрон образы (скан) җибәрелә.

Өстәмә сайлауларда, җирле референдумда аккредитацияләү өчен гаризалар 2019 елның 17 октябреннән 13 ноябренәчә кабул ителә. ММЧ вәкилләрен аккредитацияләүгә документларны кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7Б йорт адресы буенча яисә документларны 16.smi@tatar.ru электрон почтасына җибәрү юлы белән башкарыла.

Игътибар! ММЧ вәкилләренә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үткәргәндә бирелгән аккредитация таныклыклары алар бирелгән көннән алып бер ел дәвамында гамәлдә.

Шулай итеп 2019 елның 17 нояберенә өстәмә аккредитация таләп ителми. ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча (843) 292-91-26 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: