Үткән якшәмбедә Татарстан Республикасында җирле референдумнар булды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

2019 елның 1 декабрендә республикабызның 17 авыл һәм шәһәр җирлегендә граҗданнар үзсалымы мәсьәләләре буенча җирле референдумнар булып узды.

Җирле референдумнарда тавыш бирүдә 47008 кеше катнашты, бу исемлекләргә кертелгән барлык сайлаучылар саныннан 58,56% тәшкил итә. Референдумнар барлык җирлекләрдә, карарлар кабул ителеп, гамәлдә булган, дип танылды (катнашучылар 50%тан артык, карарны яклап 50%тан күбрәк кеше тавыш бирде).

17 референдумда тавыш бирү барышын 140 тан артык күзәтүче,  шул исәптән ЛДПР, “Гадел Россия” партияләре, шулай ук җәмәгать оешмалары вәкилләре күзәтеп торды.

Референдумда катнашучыларның барысына да тавыш бирү бинасына ирекле керү һәм эш өчен тигез шартлар тәэмин ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: