Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовны теркәде

2020 елның 20 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК)  Олег Викторович Морозовны җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутаты итеп теркәде.

Татарстан Республикасы ҮСК рәисе Андрей  Кондратьев Дәүләт Думасының теркәлгән депутаты Олег Викторович Морозовка сайлануы турында таныклык тапшырды.

Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатын 28 номерлы Түбән Кама сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда Олег Викторович Морозов сайлауларда катнашучыларның иң күп тавышын алды, аны 73,42% сайлаучы хуплады.

Альберт Әхмәтвагыйз улы Яһудин сайлаучыларның 9,33% тавышын җыйды, Илнар Рәшит улы Сираев – 6,83, Николай Александрович Барсуков – 3,77%, Андрей Васильевич Колосов – 3,72%, Леонид Михайлович Стражников  2,30% тавыш алдылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы ҮСК үткән утырышында сайлауларны – булган, ә сайлау нәтиҗәләрен гамәлдә дип таныды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: