ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК)нең кичә узган утырышында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын 8 номерлы Чуйков бермандатлы округы буенча өстәмә сайлауны билгеләү турында карар кабул ителде.

Өстәмә сайлау 2018 елның 2 сентябрендәге якшәмбедә булачак.


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 27 маенда Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар булды.  Өстәмә сайлаулар депутатларның вәкаләтләрен вакытына кадәр туктату белән бәйле рәвештә Азнакай, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Питрәч, Мамадыш, Тәтеш, Чистай районнарында ике шәһәр һәм җиде авыл җирлекләрендә 9 бермандатлы сайлау округлары буенча уздырылды.

Тавыш бирүдә исемлекләргә кертелгән 4385 сайлаучының 2334е катнашты. Шулай итеп, уртача килү 53,35% булды. Буа, Чүпрәле һәм Апас районнарында һәрвакыттагыча актив катнаштылар, анда сайлауларга килү 90%тан артты. Чистай һәм Азнакай шәһәр җирлекләрендә бу күрсәткеч 41% һәм 56% тәшкил итте. Законнарда күздә тотылган алдан тавыш бирү мөмкинлегеннән 1,03% сайлаучы файдаланды.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы булды.

Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә куелды, аларның иң мөһиме – Татарстан Республикасы территориясендә яңа составта участок сайлау комиссияләрен (УСК) формалаштыру.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

23 мартта Россия Федерациясе Иҗтимагый палатысында 2017ел өчен Россия сәяси консультантлары ассоциациясенең (РАПК) “САЙЛАУ” премиясен тапшыру церемониясе булды.


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 2018 елның 16 мартындагы № 149/1251-7 номерлы карары белән Сәяси партиянең җыелма финанс хисабы һәм Сәяси партия, сәяси партиянең төбәк бүлекчәсе, сәяси партиянең башка теркәлгән структур бүлекчәсе акчалары керү һәм аларны сарыф итү турында кәгазьгә басылган һәм машина укырлык төрдәге белешмәләре яңа формасы расланды. http://www.cikrf.ru/activity/docs/postanovleniya/39365/

 


20
март, 2018 ел
сишәмбе

Бүген онлайн-режимда Татарстан Республикасы Үзәк  сайлау комиссиясенең (ҮСК) 22нче утырышы булды. Төп мәсьәлә – Татарстан Республикасы территориясендә 2018 елның 18 мартындагы Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирү йомгакларын раслау. Утырышны ачып, ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сайлау кампаниясен уңышлы уздыруга республиканың барлык сайлау комиссияләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының  җитди, җентекле эше китерүен билгеләп үтте.

“Сайлаулар тиешле оештыру дәрәҗәсендә, сайлаучылар һәм җәмәгатьчелекнең югары активлыгы белән узды,” – дип белдерде республика ҮСК Рәисе.


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Чаллыда Россия Президентын сайлаулар һәм чит ил электораль гамәле темасына багышланган интеллектуаль уен булып узды. Уенда интеллектуаль студентлар лигасы, эшләүче яшьләр лигасы командалары һәм ММЧ командалары вәкилләре, Чаллы политехник көллияте, Чаллы медицина көллияте, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән егетләр җыелма командасы, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы Чаллы оешмасы, “Изгелек” тернәкләндерү үзәге, югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучылары командалары, эшләүче яшьләр, шул исәптән Россия пенсия фондының Чаллы шәһәре идарәсе, Пресс-рам заводы, “Үзәкләштерелгән китапханә системасы” МБУ, Чаллы ТЭЦы (“Татэнерго” ААҖ), Автомобиль заводы (“КАМАЗ” ПАО), “ЧАЛЛЫВОДОКАНАЛ” ООО яшьләре командалары катнашты.


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстанда “Яшь сайлаучы көннәре” республика акциясе дәвам итә. Акция кысаларында республика югары уку йортында яшьләрнең хокукый һәм электораль мәдәниятен, 2018 елның 18 мартынды Россия Федерациясе Президентын сайлаулар турында аларның мәгълүматлылыгы дәрәҗәсен күтәрүгә юнәйтелгән тематик мәгърифәти һәм мәгълүмати-аңлату чаралары уза.


13
март, 2018 ел
сишәмбе

18 мартта тавыш бирүдә күз күрүе буенча физик мөмкинлекләре чикле сайлаучылар бюллетень тутыру өчен трафареттан файдалана ала.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе законы буенча Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе нәшрият комплексында 400дән артык махсус трафарет әзерләнде.


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы ҮСК сайтында «Мәгълүмати тәэмин итү» булегендә Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына теркәлгән кандидатлар, аларны күрсәткән сәяси партияләр арасында теле- һәм (яисә) радиотапшыруларны тормышка ашыручы төбәк дәүләт оешмалары каналларында түләүсез эфир вакытын бүлешү графигы урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, эфирга чыгу графигы 2018 елның 14 февралендә уздырылган җирәбә нәтиҗәләре буенча билгеләнгән иде. Ул телерадиотапшырулар төбәк дәүләт оешмалары вәкилләре, теркәлгән кандидатларның, сәяси партияләрнең вәкаләтле вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: