ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2017 ел
җомга

Бүген Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов “Без – Россия гражданнары” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү церемониясендә катнашты.

Татарстан Республикасы ҮСК Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе белән берлектә оештыра торган бу конкурс ел саен физик мөмкинлекләре чикле сайлаучыларның хокукый культурасын күтәрү чаралары кысаларында уздырыла.


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

19-20 декабрьдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Казан шәһәренең Киров, Мәскәү, Совет районнары сайлау оештыручылары белән Россия Федерациясе Президентын сайлаулар кампаниясен үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов эшнең төп принципларын һәм юнәлешләрен билгеләде, сайлаучылар булган урында тавыш бирүнең гамәли мәсьәләләренә игътибар юнәлтте, мәгълүмати-аңлату эшчәнлек концепциясен күрсәтте.

Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан, шулай ук Татарстанда яшьләрнең хокукый культурасын һәм электораль активлыгын күтәрү чаралары кысаларында “Яшьләр яшьләргә сайлаулар турында» дигән республика акциясе үткәрелә. 

Бу акция югары һәм урта уку йортларында 18 декабрьдә – сайлау кампаниясе башлану турында рәсми игълан ителгән көндә – башланып китте һәм тавыш бирү көненә кадәр дәвам итәчәк. Бүген чара Казан дәүләт медицина университетында узды.


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк  сайлау комиссиясе (ҮСК)рәсми сайтына керүче хөрмәтле сайлаучылар!

Безнең сайтта Сез Татарстан Республикасы ҮСК компетенциясенә караган сорауларыгызга бик тиз һәм квалификацияле җавап ала аласыз.

Моның өчен Сезгә гариза формасын тутырырга, анда фамилиягезне, исемегезне, атагызның исемен (соңгысы – булса),электрон почта адресын яки почта адресын (җавапны электрон формада яисә язмача җибәрер өчен)күрсәтергә кирәк.

Моннан тыш, Сез мөрәҗәгатегезне Татарстан Республикасы ҮСК рәсми электрон почтасына cik. rt@tatar.ru җибәрә аласыз.


16
декабрь, 2017 ел
шимбә

Сайлаучыларның хокукый культурасын һәм электораль активлыгын күтәрү чаралары кысаларында Татарстан  Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр арасында V Республика «Без – Россия гражданнары!» дигән иҗади конкурс оештырды һәм үткәрде.

Конкурста Татарстан  Республикасының 40 муниципаль районыннан һәм ике шәһәр округыннан 306 кеше катнашты. Конкурс өч номинация: «Мин – сайлаучы» (декоратив-гамәли конкурс), «Сайлауларны сурәтлибез» (рәсемнәр конкурсы), «Йөрәгем һәм шигырем белән сайлым» (әдәби конкурс) номинацияләре буенча уздырылды.


15
декабрь, 2017 ел
җомга

15 декабрь көнне  Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) тугызынчы утырышы булды, аның барышында 6 мәсьәлә каралды.

Көн тәртибен караганда ҮСК Рәисе комиссиянең Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерлеге буенча агымдагы эшчәнлеге турында сөйләде.  Аерым алганда, Россия Федерациясе чикләрендә теркәлмәгән затлар тавыш  бирсен өчен участокларны билгеләү буенча эш, шулай ук вакытлыча булу урыннарында тавыш бирү һәм тавышларны санау участоклары булдыру турында хәбәр итте. “Россия Федерациясе Президентын сайлауларда барлыгы 50 вакытлыча сайлау участоклары, шул исәптән 3 яңа – тимер юл вокзалында, Универсияда авылында һәм медицина университеты клиникасы хирургия корпусында участоклар булдырылачак”, – дип белдерде Татарстан ҮСК башлыгы.

Аннан соң комиссия әгъзалары республикабыз Дәүләт Советында вәкилләре булган сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуга тотылган эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләре, Контроль-ревизия хезмәте составына үзгәрешләр кертү турындагы карарларны, шулай ук “Без – Россия гражданнары!” дигән республика иҗади конкурсы йомгаклары турында карарны расладылар.


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы  Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе  Анатолий Фомин Россия Федерациясе гражданарының сайлау хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар.

Документ  якларның сайлау хокукларын тәэмин итү һәм яклау, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлар тарафыннан кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау һәм хөрмәт итү, сайлаулар һәм референдумнар турында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы  законнарын үтәү буенча гамәлләрен билгели.


1
декабрь, 2017 ел
җомга

2018 елда Россия Президентын сайлаулар алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү төбәк күпфункцияле үзәге  (МФЦ) белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.

Сайлау законнарындагы соңгы үзгәрешләр нигезендә фактта яшәгән урын буенча тавыш бирүнең яңа тәртибе кертелде. Хәзер, үзенә уңайлы теләсә-кайсы сайлау участогында тавыш бирү өчен сайлаучыга закон белән анык билгеләнгән вакытта территориаль (тавыш бирү көне алдыннан 45 көннән алда түгел һәм 5 көннән дә соң түгел), участок (тавыш бирү көненә кадәр 20 көннән алда түгел һәм 5 көннән дә соң түгел; ә 4 көннән алып 1 көнгә кадәр монда ук маркалы махсус гариза рәсмиләштерергә мөмкин) комиссияләренә гариза бирү җитә. Гаризаны Татарстан Республикасы территориясендә эшләп килгән 53 филиалның теләсә кайсы аша да бирергә була (тавыш бирү көне алдыннан 45 көннән алда түгел һәм 5 көннән дә соң түгел).


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы ҮСКдә Россия ҮСК белән видеоконференция булды, анда 2018 елда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясенең визуаль концепциясе күрсәтелде.

Республика ҮСК утырышлар залында Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җыелды.

Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе башлану алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Әльмира Зарипова сайлау кампанияләрен, республика территориясендә референдум кампанияләрен әзерләү һәм  үткәрү чорында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Документ, организмнарының тотрыклы бозылуын исәпкә алып, физик мөмкинлекләре чикле гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче инвалид гражданнарның хокукый культурасын һәм электораль активлыгын күтәрү буенча ҮСК  һәм Министрлыкның бергәләп эшләвен күздә тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: