ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ҮСК утырышлар залында чираттагы утырыш булды, анда Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләренең кадрлар составы мәсьәләләре каралды.

Көн тәртибенең барлык мәсьәләләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда бермандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар күрсәтү тәмамланды.


31
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда бермандатлы сайлау округлары буенча кандидатлар күрсәтү этабы тәмамлана. Законнар нигезендә депутатлыкка кандидатлар территориаль (округ) сайлау комиссияләренә теркәү өчен кирәкле документлар пакетын 2017 елның 31 июлендә 18 сәгатьтән дә соңга калмыйча тапшырырга тиешләр.


26
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Россия Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) каршындагы Россия сайлау технологияләренә өйрәтү үзәге (РСТӨҮ) үз сайтында сайлауларны оештыручыларны участок сайлау комиссиясе (УСК) йомгаклау беркетмәләре белән эшләгәндә машина укырлык код (QR – код) технологиясен куллануга өйрәтү өчен укыту-методик материаллар урнаштырды.


21
июль, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен 2017 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда тавыш бирү биналарында булу, тавыш бирү йомгакларын билгеләгәндә, сайлау нәтиҗәләрен ачыклаганда катнашу өчен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә.


20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 10 сентябрендәге бердәм тавыш бирүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы ҮСК территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре һәм системалы администраторлары өчен укыту семинары үткәрде. Көн тәртибенең төп пункты итеп участок сайлау комиссияләренең машинада укырлык QR – кодлы йомгаклау беркетмәләрен куллану мәсьәләсе куелды.


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) массакүләм чаралары (ММЧ) вәкилләрен 2017 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда тавыш бирү биналарында булу, тавыш бирү йомгакларын билгеләгәндә, сайлау нәтиҗәләрен ачыклаганда катнашу өчен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә башлады.


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Рәисе Әкзам Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында мәгълүмати чыгыш ясады.

Безнең сайттагы “Сайлаучылар” ДАС порталында сайлаучылар һәм референдумнар бүлегендә Татарстан Республикасы территориясендә уздырылучы референдумнар һәм сайлаулар турында белешмәләр таба аласыз.

Чараларның календарь планы, партияләр, берләшмәләрнең төбәк исемлекләрен, шулай ук 2017 елның 10 сентябренә билгеләнгән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларны әзерләү һәм үткәрүгә кагылышлы башка кирәкле мәгълүматны сез Бердәм тавыш бирү көне 10.09.2017 ел  бүлегендә таба аласыз.


30
июнь, 2017 ел
җомга

Бүген ҮСК утырышлар залында чираттагы утырыш булды, анда Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләренең кадрлар составы мәсьәләләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: