ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Россия ҮСК төбәк сайлау комиссияләре белән видеоконференция үткәрде, анда сайлаучылар булган урында тавыш бирүне оештыру һәм башка урында тавыш бирү таныклыкларын бетерүне күздә тоткан нормаларны гамәлгә ашыру механизмнары каралды. Фикер алышуга шулай ук сәяси партияләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм экспертлар җәмгыяте вәкилләре дә чакырылды.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 14 маенда өченче чакырылыш Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районы Алабуга шәһәр Советы депутатын өстәмә сайлау булды.

Тавыш бирүдә 577 сайлаучы катнашты, бу барлык сайлаучыларның 19,61% тәшкил итә. Алабуга шәһәр Советы депутаты итеп үз-үзен күрсәткән Тунгусков Павел Анатольевич сайланды, аңа 364 сайлаучы тавыш бирде.


8
май, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән хөрмәтле татарстанлыларны Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз! Безнең өчен бу көн чын мәгънәсендә истәлекле һәм кадерле. Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләр вакытка буйсынмый. Ватанны саклаучыларның үлемсез каһарманлыгы Туган илебезнең героик тарихына ныклык, кыюлык һәм туганнарча бердәмлек үрнәге булып язылган.

Бүген без имин тормышта хезмәт итү, сөенеп яшәү һәм яңа буын тәрбияләү мөмкинлеге тудырган батырларыбызны хөрмәтлибез һәм онытмыйбыз.


2
май, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 26 апреленнән 10 маена кадәр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен өченче чакырылыш Алабуга шәһәр Советының 17нче бермандатлы сайлау округы буенча депутатын өстәмә сайлауларда тавыш бирү бинасында булу, тавыш бирү йомгакларын билгеләгәндә, сайлау нәтиҗәләрен ачыклаганда катнашу өчен өстәмә аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә. Сайлау 2017 елның 14 маенда булачак.

Аккредитацияләү тәртибе турында мәгълүмат белән безнең http://izbirkom.tatarstan.ru/rus/dopaccredit.htm сайтында танышырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) сайлаулар тарихы, сайлау хокукы, процессы буенча интеллектуаль уеннар циклын дәвам итә. Шушы көннәрдә анда физик мөмкинлекләре чикле белгечләр командалары катнашты.


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Моннан йөз еллар элек хезмәт ияләренең үз хокуклары өчен көрәштә берләшү көне буларак барлыкка килгән 1 Май бүген илебездә төрле милләт, дин һәм сәяси карашлар белән яшәүче күпмилләтле халкыбызның үзара аңлашу, тынычлык, татулык, язгы яңарыш бәйрәме буларак билгеләп үтелә.


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында республика территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуны дәвам итә.


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Яшь һәм булачак сайлаучыларның хокукый мәдәниятен һәм электораль активлыгын күтәрү буенча чаралар кысаларында Татарстан ҮСКндә КФУның юридик факультеты студентлары хокук тематикасына лекцияләр тыңлады.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында республика территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларын планлы рәвештә укытуны дәвам итә. Бүген программада Алексеевск, Әлки, Аксубай, Балык Бистәсе, Спас муниципаль районнары сайлау комиссияләре әгъзалары катнаша.


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 19 апрелендә Казан шәһәре Яңа Савиново районының “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 85 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль мәгариф учреждениесендә сайлаулар тарихы, сайлау хокукы һәм процессы буенча Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) кубогына сигезенче сезон интеллектуаль уеннарының чираттагы сайлап алу этабы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: