ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 19 мартындагы якшәмбе көнне Татарстан Республикасының Актаныш, Биектау һәм Лаеш районнары территориясендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар булды. Алар 4 бермандатлы сайлау округларында узды.


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 17 – 18 мартында Саранск шәһәрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле М.В.Бабич кураторлыгында Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасы уза.

2017 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында вәкилләре булган сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуга бер календарь ай дәвамында сарыф ителгән эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләрен билгеләү буенча эш төркеменең 54нче утырышы булды.


3
март, 2017 ел
җомга

Яшь һәм булачак сайлаучыларның хокукый мәдәниятен һәм электораль активлыгын күтәрү чаралары кысаларында 1 мартта Казан шәһәре югары уку йортлары студентлары өчен хокукый лекторий ачылды.


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 2 мартында Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Кубогына сайлаулар тарихы, сайлау хокукы һәм процессы буенча интеллектуаль уеннарның сигезенче сезон сайлап алу этабы башланды. Аны ачу церемониясендә Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе урынбасары В. Н. Каменькова катнашты.


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 1 мартыннан 15енә кадәр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен өстәмә аккредитацияләү үткәрә.

2017 елның 19 мартында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар була. Сайлаулар өч муниципаль районда – Актаныш, Биектау, Лаеш районнарында, 4 бермандатлы сайлау округында узачак.


17
февраль, 2017 ел
җомга

2017 елның 17 феврале көнне Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) 112нче утырышы булды. Бу комиссиянең яңа бинада беренче утырышы иде – 1 февральдән Татарстан ҮСК үз эшчәнлеген Кремль янындагы яңа бинада (Батурин урамы, 7Б йорт) башлап җибәрде.


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы ҮСКндә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе каршында Укыту-методик үзәк ачу турындагы мәсьәлә карала.


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы ҮСК тарафыннан сәяси партияләрнең 8 төбәк бүлекчәсендә Россия Федерациясе законнары билгеләгән хокук бозулар өчен административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. Алар 2016 елның III кварталында партиянең төбәк бүлекчәсе акчалары керү һәм аларны тоту турында мәгълүмат бирү вакытына карый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: