ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 2 ноябрендә Россия Үзәк сайлау комиссиясе үзенең чираттагы утырышында сайлау хокукы һәм процессы, сайлаучыларның хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү мәсьәләләре буенча иң яхшы эшкә Бөтенроссия конкурсын игълан итү турында карар кабул итте.


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Контроль-ревизия хезмәте (КРХ) территориаль сайлау комиссияләренең җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны әзерләүгә һәм уздыруга федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларны тоту буенча финанс хисапларын тикшерүне тәмамлады.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы территориясендә бердәм тавыш бирү көненнән тыш үткәрелүче вакытыннан алда, кабат, өстәмә яисә башка сайлауларда, референдумнарда тавыш бирү биналарында һәм тавыш бирү йомгакларын ясаганда, аларнын нәтиҗәләрен билгеләгәндә катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен өстәмә аккредитацияләү өчен гаризалар кабул итә.


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның үзсалымы мәсьәләләре буенча җирле референдумнар булачак. Референдумнар 42 муниципаль районның 851 авыл җирлеге территориясендә уза.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 25 октябрендә җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда катнашкан кандидатлардан һәм сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләреннән йомгаклау финанс хисапларын кабул итү вакыты тәмамланды.


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар нәтиҗәләре буенча 19 октябрьдә булган утырышында алар тарафыннан (аларның төбәк бүлекчәләре һәм башка структур бүлекчәләре тарафыннан) күрсәтелгән кандидатлар, кандидатлар исемлекләре җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар нәтиҗәләре буенча сайлаучылар тарафыннан хупланган дип саналган һәм сайлаучылар имзаларын җыюны таләп итмәгән сәяси партияләр исемлеген раслады:


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре, кандидатларның сайлау фондларының җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар үткәргәндә кергән акчаларын һәм аларны тоту турында йомгаклау финанс хисапларын алуны дәвам итә.


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында Әкзам Гобәйдуллин аның хәлиткеч тавыш бирүгә хокуклы яңа әгъзасын – “Россия пенсионерлары партиясе гаделлек өчен” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчесе идарәсе рәисе Виталий Смирновны тәкъдим итте.


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең контроль-ревизия хезмәте сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре, кандидатларның сайлау фондлары акчаларын җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар үткәргәндә тоту турында финанс хисапларын алуны дәвам итә.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

“Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар турында” 2014 елның 22 февралендәге 20 – ФЗ номерлы Федераль законның 74 статьясы 3 өлеше нигезендә сәяси партиянең төбәк бүлекчәсе, Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларның гомуми нәтиҗәләрен рәсми игълан иткән көннән 30 көннән дә соңга калмыйча, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә, ә бермандатлы округлардан кандидатлар – тиешле округ сайлау комиссияләренә йомгаклау финанс хисабы тапшырырга тиешләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: