ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Уку елы башлану белән, Татарстан ҮСК һәм республика иҗтимагый яшьләр оешмалары оештырган “#Яидунавыборы” Интернет-марафоны узенең виртуаль чикләрен киңәйтте һәм уку йортлары мәйданчыкларына, республикада яшәүчеләрнең мәдәни ял итү урыннарына күчте.


27
август, 2016 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, анда 2016 елның 18 сентябрендәге бердәм тавыш бирүгә әзерлеккә бәйле мәсьәләләр каралды.


26
август, 2016 ел
җомга

Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе барышында ОБСЕның Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы Халыкара күзәтчеләр миссиясе эшкә кереште.


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Сайлауларда тавыш бирү көне, вакыты һәм урыны турында кайда һәм ничек белеп була? Үзенең сайлаучылыр исемлегенә керүе турында сайлаучы ничек белә ала? Тавыш бирү көнендә нинди очракларда башка участокта тавыш бирергә мөмкин?

Бу һәм башка күп кенә сорауларга җавапны табарга Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирү тәртибе турында кулланма ярдәм итәр.

Кулланма Татарстан ҮСК сайтында “Мәгълүмати тәэмин итү” бүлегендә урнаштырылган.

2016 елның 18 сентябрендәге җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча сайлаучылар белән элемтә “кайнар линия”се яңа режимда – 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькәчә эшли.


23
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Казан шәһәренең Совет, Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново районнары участок сайлау комиссияләре составларын укыту үткәрде. Чарада 500дән күбрәк тыңлаучы катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Казан шәһәренең Совет, Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново районнары участок сайлау комиссияләре составларын укыту үткәрде. Чарада 500дән күбрәк тыңлаучы катнашты.


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

Сайлау законнары нигезендә партияләр өчен агитация алар кандидатлар исемлеге күрсәткән мизгелдән, ә бермандатлы округлардан күрсәтелгәннәр өчен – күрсәтелүләре турында документларны округ сайлау комиссиясенә тапшырган вакыттан башлана. Шушы чордан Дәүләт Думасында депутат урынына дәгъвалаучылар, әйтик, листовкалар тарата, мәгълүмати баннерлар һәм плакатлар элеп куя алалар.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бердәм тавыш бирү көне алдыннан участок сайлау комиссияләре әгъзаларының хокукый белемнәрен күтәрүгә юнәлтелгән мәгариф чаралары циклын дәвам итә.

Бүген “Казан” Милли мәдәни үзәгендә Казан шәһәренең Киров, Мәскәү, Вахитов һәм Идел буе районнары участок сайлау комиссияләре составы укыды.


20
август, 2016 ел
шимбә

20 август көнне 9.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү белән бәйле мәсьәләләр каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: