ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2016 ел
җомга

8 июльдә Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Ә.С.Гобәйдуллин Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларын һәм референдумда катнашу хокукын яклау турында эшләрне караганда килеп туган мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы судьялары семинар-киңәшмәсендә катнашты.

Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру кысаларында Татарстан Республикасы ҮСК башка урында тавыш бирү таныклыкларын алуга, тапшыруга, саклауга һәм куллануга контроль тәэмин итү өчен эш төркеме төзеде.


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Рф Үзәк сайлау комиссиясе җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда ЛДПРдан кандидатларның федераль исемлеген раслады.

2016 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, анда 2016 елның  18 сентябрендә булачак тавыш бирү бердәм көненә әзерлек белән бәйле мәсьәләләр каралды.


5
июль, 2016 ел
сишәмбе

Изге Рамазан аенда барлык мөселман кардәшләребез рухи яңарыш шатлыгын татыдылар, мәрхәмәтле булдылар, изге эшләр кылдылар. Бүген без Аллаһыга чиксез рәхим-шәфкате, безгә яшәү, эшләү һәм нәселебезне дәвам итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт укыйбыз.


4
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы ҮСК сайтында “18.09.2016 Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар” бүлегендә депутатлыкка кандидатларның сайлау алды агитациясе өчен эфир вакыты, басма мәйдан бирергә тиешле Төбәк дәүләт һәм муниципаль телерадиотапшырулар оешмалары, вакытлы басма нәшриятлар исемлеге басылып чыкты.


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе instagram социаль челтәрендә @izbirkomtatarstan рәсми аккаунты булдыру турында хәбәр итә.


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек белән бәйле рәвештә, эфир вакыты, басма мәйдан, челтәр нәшриятларында сайлау алды агитация материалларын урнаштыру буенча хезмәтләр өчен түләү күләме һәм башка шартлар 2016 елның 17 июленнән дә соңга калмыйча басылып чыгарга тиешлеген хәбәр итәбез.


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Тавыш бирү көнендә үзләре сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлау участогының тавыш бирү бинасына килә алмаган студентлар тавыш бирү көнендә үзләре булган сайлау участогында тавыш бирүдә катнашу өчен читтә тавыш бирү таныклыклары алырга хокуклы. Читтә тавыш бирү таныклыкларын бирү территориаль сайлау комиссияләрендә 3 августан 6 сентябрьгәчә, ә участок сайлау комиссияләрендә – 7 сентябрьдән 17 сенә кадәр башкарыла.

Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Ә.С.Гобәйдуллин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы  утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: