ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) махсус сайт – Россиядә беренче электораль фаразлар базарын эшләтеп җибәрде.


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр махсус китапханәсе физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында “Без – Россия гражданнары!” IV Республика иҗади кокурсы башлануын белдерде.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Россия ҮСК “Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлауларны үткәргәндә телерадиотапшырулар оешмалары, вакытлы басма нәшрият редакцияләре һәм челтәр нәшрияты редакцияләре тарафыннан теркәлгән кандидатларга, сәяси партияләргә бирелгән эфир вакыты, басма мәйданы, челтәр нәшриятларында сайлау алды агитациясе материалларын урнаштыру буенча хезмәт күрсәтү күләменең һәм бәясенең аерым исәбен алып бару рәвешләре турында” карарны раслады.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан ҮСК аппаратының хокукый бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасының 6 округ сайлау комиссиясе әгъзалары Россия Үзәк сайлау комиссиясе оештырган чираттагы онлайн-семинарда катнаштылар.

Бүген Татарстан ҮСК физик мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучыларның хокукый культурасын күтәрү буенча чаралар комплексы кысаларында Skype- конференция уздырды.


3
июнь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы ҮСК сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре вәкилләре белән “Сайлаулар” ДАС “Кандидатлар, вәкаләтле вәкилләр, ышанычлы затлар турында белешмәләр әзерләү” махсуслаштырылган программ эшләнмәләрне (СПИ) куллану мәсьәләләре буенча гамәли дәрес уздырды.

Бүген җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы ҮСК Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Мәгълүмат үзәге белән берлектә оештырган эшлекле киңәшмә булды.

Россия ҮСК сайлау комиссияләре әгъзалары һәм Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре аппараты хезмәткәрләре өчен эш алып бару, Россия Федерациясеннән читтәге сайлау участокларында тавыш бирүне оештыру, “Сайлаулар” дәүләт автоматлаштырылган системасына (ГАС) беркетмә мәгълүматларын кертү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында өйрәтү семинары үткәрде.


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышында VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны әзерләу һәм үткәрү чорында иң яхшы мәгълүмати-аңлату эшчәнлегенә Республика территориаль сайлау комиссияләре арасында конкурс уздыру турында карар кабул ителде.


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин балаларны һәм аларның ата-аналарын бүгенге күренекле дата белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: