РусскийТатарча
Хөкүмәтнең рәсми порталы

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисенең сәламләү сүзе

Хөрмәтле сайлаучылар һәм кунаклар!

 

  

 

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтына рәхим итегез.

Монда Сез сайлаулар, сайлау хокукы һәм сайлау барышы турындагы   барлык  мәгълүматны,   үзегезгә кирәкле закон текстын һәм сайлауларга кагылышлы башка документларны таба аласыз.

Сез Татарстан Республикасы сайлау системасы турында, Татарстан Республикасында сайлаулар һәм референдумнар турында, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлеге турында барысын да белә һәм соңгы яңалыклар белән таныша аласыз.

Сез шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең республикада соңгы елларда уздырылган сайлаулар йомгаклары турындагы барлык белешмәләр тупланган тулы архивыннан файдалана аласыз.

Хөрмәтле сайлаучылар, сайлаулар – ул безнең уртак эшебез. Без турыдан-туры элемтәдә булып, бергә эш иткәндә генә,  дәүләт органнары, партияләр, иҗтимагый оешмалар һәм гражданнар чиста, ачык, намуслы сайлаулар үткәрә алалар.

Шуңа күрә Үзәк сайлау комиссиясе мөмкин кадәр чиста, ачык һәм хәбәрдар эшләргә омтыла.

Бу төп принципларны  тәэмин итеп, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе үз вәкаләтләре һәм компетенциясе чикләрендә барлык дәрәҗәдәге сайлау комиссияләренә хокукый һәм оештыру-методик ярдәм күрсәтә, сайлаучыларның, сайлауларны оештыручыларның, сайлау кампанияләрендә башка катнашучыларның хокукый, сәяси һәм электораль  мәдәнилеген арттыру максатларында мәгълүмати-аңлату эш алып бара.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең яңа сайты уртак максатка ирешүдә Сезнең белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөмкинлекләр тудыру йөзеннән төзелде. 

 Мин илебездә демократияне үстерүдә  бергәләп яңа адым ясый алуыбызга ышанам. 

 

 

Татарстан Республикасы

Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе

Ә.С. Гобәйдуллин

Соңгы яңарту: 11 ноябрь 2015, 10:15
Яндекс цитирования