Ураза бәйрәме белән котлыйбыз!

16 июля 2015 г., четверг
Хөрмәтле Татарстанлылар! Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссиясе сезне мөһтәрәм Ураза гаете бәйрәме белән ихластан котлый!  Һәрбер мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын – Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, яңа рухи тәҗрибә тупларга, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Бу - берләшү, чын кыйммәтләрне, туганлыкны, дуслыкны ныгыту бәйрәме.

Чын йөрәктән барлык якты теләкләрегез тормышка ашуын, имин, бәхетле, тыныч, аяз көннәр, игелек, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телибиз!
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Мы в соцсетях: