Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү

I.Багланышлар өчен мәгълүмат

- Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе урнашкан адрес: Батурин урамы, 7Б йорт, Казан шәһәре, Татарстан Республикасы, 420111;

тел./факс (843) 292-84-33;

- эш графигы: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 09.00 — 18.00; җомга – 09.00 — 17.00;

шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре; төшке аш: 12.00 — 13.00; - килү юлы.

I I. Гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләре.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкаләтләре. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе:

- Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының үтәлешен тикшереп тора;

- Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясендә сайлауларны, референдумнарны әзерләү һәм үткәрү, сайлаү системасын үстерү, автоматлаштыру чараларын кертү, эксплуатацияләү һәм үстерү, сайлаучыларны хокукка өйрәтү, комиссия әгъзаларын, сайлауларны, референдумнарны башка оештыручыларны һөнәри әзерләү, кирәкле басма продукция нәшер итү белән бәйле чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итә;

- Татарстан Республикасы территориясендә сайлау алды агитациясе үткәрү өчен теркәлгән кандидатлар, сайлау берләшмәләре арасында, референдум мәсәләләре буенча агитация үткәрү өчен, тавыш бирү йомгакларын билгеләү, сайлау, референдум нәтиҗәләрен аныклау, шулай ук сайлауларда, референдумнарда тавыш бирү йомгакларын һәм аларның нәтиҗәләрен игълан итү тәртибен билгеләү өчен референдум үткәрү буенча инициатив төркем һәм референдумда катнашучы башка төркемнәр арасында эфир вакытын һәм басма мәйданны бүлешүнең бердәй тәртибен оештыру чараларын башкара;

- Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарына сайлауларны, Татарстан Республикасының референдумнарын әзерләү һәм үткәрүне финанслауны оештыру чаралары күрә, федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы бюджетыннан сайлаулар, референдумнар әзерләү һәм үткәрүне финанслар белән тәэмин итүгә аерып бирелгән акчаларны бүлә, әлеге акчаларның максатчан файдаланылуын тикшереп тора;

- территориаль комиссияләр исемлеген раслый;

- түбәндәге комиссияләргә хокукый, методик, оештыру - техник ярдәм күрсәтә;

- Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, җирле үзидарә органнарына сайлауларны, Татарстан Республикасы референдумына, җирле референдумга әзерлек һәм аларны үткәрү белән бәйле мәсьәләләр буенча белдерүләрен тыңлый;

- Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе кушуы буенча, алар нигезендә сайлаучылар исемлеге, референдумда катнашучылар исемлеге һәм башка сайлау документлары, шулай ук референдум әзерләү һәм үткәрү белән бәйле документлар әзерләнүче нормативлар билгели;

- түбәндәге комиссияләр карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кыл- мауларына) шикаятьләрне ( гаризаларны) карый һәм күрсәтелгән шикаятьләр ( гаризалар) буенча нигезләнгән карарлар кабул итә;

- сайлаучыларны, референдумда катнашучыларны теркәү ( исәпкә алу) дәүләт системасын оештыруда һәм бу теркәүне ( исәпкә алуны) тормышка ошыруда, сайлаучылар, референдумда катнашучылар регистрын формалаштыруда һәм регистрны алып баруда катнаша;

- сәяси партияләр акчалары керү һәм аларны сарыф итү турында җыелма финанс хисапларын һәм мәгълүматларны тикшерүне тормышка ашыруда, сәяси партияләр тарафыннан аларга керү һәм әгъзалык кертемнәре, гражданнар һәм юридик затлар иганәләре рәвешендә алынучы мөлкәт чыганакларын һәм күләмнәрен тикшереп торуда, әлеге тикшерүләр нәтиҗәләре турында гражданнарга җиткерүдә катнаша;

- участок комиссияләре өчен, шул санда дәүләт хакимияте федераль органнарына сайлаулар, Россия Федерациясе референдумы үткәргәндә Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе кушуы буенча, технологик җиһазлар ( тавыш бирү кабиналары, тавыш бирү әрҗәләре) җитештерүгә заказлар урнаштыруны оештыра; Татарстан Республикасы территориясендә участок комиссияләре өчен технологик җиһазлар нормативларын үтәүне тормышка ашыра;

- “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында “ Федераль закон, башка федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы законнары нигезендә башка вәкаләтләрне тормышка ашыра. Гражданның язмача мөрәҗәгатен җибәрү һәм теркәү тәртибе. Граждан язмача мөрәҗәгатен компетенциясенә мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрне хәл итү кергән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә турыдан - туры җибәрә. Язмача мөрәҗәгать Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә кергән мизгелдән алып, өч көн дәвамында мәҗбүри теркәлергә тиеш. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе компетенциясенә кермәгән мәсьәләләр куелган язмача мөрәҗәгать теркәлү көненнән алып, җиде көн дәвамында компетенциясенә мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрне хәл итү кергән тиешле органга яисә тиешле вазыйфаи затка җибәрелә, мөрәҗәгатьне җибәргән гражданга, мөрәҗәгатьне башка адреска җибәрү турында хәбәр ителә, моңа “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” Федераль законның 11 статьясы 4 өлешендә күрсәтелгән очрак (язмача мөрәҗәгать текстын укып булмаган очракта мөрәҗәгатькә җавап бирелми һәм ул аларның компетенциясе нигезендә дәүләт органы, җирле үзидарә органы яисә вазыйфаи зат каравына җибәрелми, бу хакта, әгәр фамилиясе һәм почта адресы укылырлык булса, мөрәҗәгатьне җибәргән гражданга хәбәр ителә). Әгәр язмача мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрне хәл итү берничә дәүләт органы, җирле үзидәрә органнары яисә вазыйфаи затлар компетенциясенә караса, мөрәҗәгать күчермәсе, теркелгән көненнән соң җиде көн дәвамында, тиешле дәүләт органнары, җирле үзидәрә органнары яисә тиешле вазыйфаи затлар карамагына җибәрелә. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, язмача мөрәҗәгатьне башка дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә башка вазыйфаи затка җибәргәндә, кирәк булган очракта күрсәтелгән органнардан яисә вазыйфаи затлардан язмача мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре турында материалларын соратып алырга мөмкин. Шикаятьне аларның карарлары яисә гамәлләре (гамәл кылмаулары) шикаять ителгән дәүләт органына, җирле үзидәрә органына яисә вазыйфаи затка карау өчен җибәрү тыела. Әлеге тыю нигезендә шикаятьне, мөрәҗәгатьтә куелган хәл итү алар компетенциясенә кергән дәүләт органы, җирле үзидәрә органы яисә вазыйфаи зат каравына җибәрү мөмкин булмаган очракта, шикаять, аның тиешле карарны яисә гамәлне ( гамәл кылмауны) билгеләнгән тәртиптә судка шикаять белдерү хокукын аңлатып, гражданга кире кайтарыла. Мөрәҗәгатьләрне карау һәм аларга җавап җибәрү тәртибе. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе үз компетенциясе чикләрендә сайлау кампаниясе, референдум кампаниясе чорында закон бозу турында үз адресына кергән мөрәҗәгатьләрне карарга, әлеге мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр үткәрергә һәм мөрәҗәгатьне җибәргән затларга биш көн эчендә, әмма тавыш бирү көне алдыннан да соңга калмыйча, ә тавыш биргән көндә кергән яисә тавыш биргән көннән соңгы көнне кергән мөрәҗәгатьләр буенча – кичекмәстән, язмача җавап бирергә тиеш. Мөрәҗәгатьләрдә китерелгән фактлар өстәмә тикшерүне таләп итсә, алар буенча карарлар ункөнлек вакыттан да соңга калмыйча кабул ителә. Әгәр дә мөрәҗәгать кандидат, сайлау берләшмәсе, референдум үткәрү буенча инициатив төркем яисә аларның вәкаләтле вәкилләре тарафыннан закон бозуны күрсәтсә, бу кандидат, сайлау берләшмәсе, референдум үткәрү буенча инициатив төркемгә яисә аның вәкаләтле вәкилләренә кергән мөрәҗәгать турында кичекмәстән хәбәр ителергә тиеш һәм алар мөрәҗәгать асылы буенча аңлатма бирергә хокуклы. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тиешле тикшерүләр уздыру һәм закон бозуларны кисәтү турында хокук саклау органнарына, башкарма хакимият органнарына тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Күрсәтелгән органнар биш көн эчендә, әгәр тәкъдим тавыш бирү көненә кадәр биш көн һәм аннан кимрәк көннәр эчендә алынган булса – тавыш бирү көненнән алдагы көннән дә соңга калмыйча, әгәр тавыш бирү көнендә яисә тавыш бирү көненнән соңгы көндә алынса – кичекмәстән, бу хокук бозуларны кисәтү буенча чаралар күрергә һәм нәтиҗәләр турында кичекмәстән мәгълүмат бирергә бурычлы. Әгәр тәкъдимдә булган фактлар өстәмә тикшерүне таләп итсә, күрсәтелгән чаралар ункөнлек вакыттан да соңга калмыйча күрелә. Гражданнарның сайлау хокукларын һәм гражданнарның референдумда катнашу хокукын бозучы комиссияләр һәм аларның вазыйфаи затлары карарларына һәм гамәлләренә (гамәл калмауларына) турыдан-туры югары комиссиягә шикаять белдерелергә мөмкин, ул, шикаятьтә бәян ителгән хәлләр түбәндәге комиссия каравы предметы булмаган очрактан гайре, түбәндәге комиссиягә шикаятьне җибәрмичә, шикаятьне карарга һәм түбәндәге карарларның берсен кабул итәргә бурычлы: а) шикаятьне канәгатьләндерми калдырырга; б) шикаять бирелгән карарны тулысынча яисә бер өлешен юкка чыгарырга (гамәлне ( гамәл кылмауны) законсыз дип танырга) һәм аның асылы буенча карар кабул итәргә; в) шикаять бирелгән карарны тулысынча яисә бер өлешен юкка чыгарырга (гамәлне ( гамәл кылмауны) законсыз дип танырга), түбәндәге комиссияне мәсьәләне кабат карарга һәм мәсьәләнең асылы буенча карар кабул итәргә (билгеле бер гамәл кылырга) мәҗбүр итәргә. Гражданнарның сайлау хокукларын һәм гражданнарның референдумда катнашу хокукларын бозучы муниципаль район, шәһәр округы яисә аларның вазыйфаи затлары карарына яисә гамәленә ( гамәл кылмавына) Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә шикаять белдерелергә мөмкин. Югарыдагы комиссиягә, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә алдан мөрәҗагать итү судка бирү өчен мәҗбүри шарт булып тормый. Шикаять суд каравына алынган һәм шул ук гариза бирүче охшаш шикаять белән тиешле комиссиягә мөрәҗагать иткән очракта, бу комиссия шикаятьне карауны суд карарының законлы көченә керүенә кадәр туктатып тора. Суд тарафыннан шикаятьнең асылы буенча карар чыгарылган очракта, комиссия аны карауны туктата. Әгәр язмача мөрәҗагать сайлау кампаниясе, референдум кампаниясе чорында кермәгән булса, ул теркәү көненнән соң 30 көн давымында карала. Гайре табигый очракларда, шулай ук “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗагәтьләрен карау тәртибе турында” Федераль законның 10 статьясы 2 өлеше белән каралган гарызнамә җибәрелгән очракта, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, мөрәҗагатьне җибәргән гражданга аны карау вакытын озайту турында хәбәр итеп, мөрәҗагатьне карау вакытын 30 көннән дә артык булмаган вакытка озайтырга хокуклы.

III. Гражданнарны шәхси кабул итү

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аның әгъзалары тарафыннан шәхси кабул итүнең расланган график нигезендә түбәндәге адрес буенча:

Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7Б йорт, 420111 алып барылуын исегезгә төшерә.

Язылу өчен телефон: (843) 292-84-33.

 Шәхси кабул ителгәндә граждан үзенең шәхесен раслаучы документ күрсәтә. Телдән мөрәҗәгатьнең эчтәлеге гражданны шәхсән кабул итү карточкасына кертелә. Әгәр телдән мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар һәм хәлләр күренеп торса һәм өстәмә тикшерүне таләп итмәсә, граждан ризалыгы белән, мөрәҗәгатькә җавап шәхсән кабул итү барышында телдән бирелергә мөмкин, бу хакта гражданның шәхсән кабул ителүе карточкасына язып куела.

Башка очракларда мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләнең асылы буенча язмача җавап бирелә. Шәхсән кабул итү барышында алынган язмача мөрәҗәгать теркелергә һәм “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” Федераль закон билгеләгән тәртиптә каралырга тиеш. Мөрәҗәгатьтә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе хәл итү компетенциясенә кермәгән мәсьәләләр булган очракта, гражданга кая һәм нинди тәртиптә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге аңлатыла. Гражданга, аның мөрәҗәгатендә куелган мәсьәләләрнең асылы буенча элек җавап бирелгән булса, шәхсән кабул итү барышында аның мөрәҗәгатен тагын карудан баш тарту турында хәбәр ителергә мөмкин.

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 22 ноябре, 11:36

Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru