Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 49нчы утырышы булды

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы ҮСКнең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә 8 мәсьәлә куелды.

Быелгы беренче утырышны ачып, ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов 2019 елның киң колачлы сайлау кампанияләре циклын ачып җибәрүен билгеләп үтте. Бу елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар була, 2020 елда Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар, ә 2021 елда Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар көтелә.

“Чынлыкта без бүген үк сайлау алды хәлендә, – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Сайлаулар, сайлау комиссияләре эше темалары медиакиңлекләрдә һаман ешрак чагылыш таба, шул исәптән узган сайлау кампанияләре мәсьәләләре дә күтәрелә, без аларны инде җентекләп анализладык, нәтиҗә ясадык, алар буенча аңлатмалар бирдек. ”

Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе шулай ук хезмәттәшләрен 18 гыйнварда булып узган Эксперт советы утырышы йомгаклары белән таныштырды, анда Татарстан Республикасы ҮСКнең сайлау комиссияләре әгъзаларын тоташ укыту турында комплекслы мәгариф проекты тикшерелгән һәм хупланган иде.

“Март аенда без белем бирү проектының алдагы этабына – участок комиссияләренең бөтен составын укытуга күчәбез, – дип сөйләде Рәис, – интерактив режимдагы дәресләр өч модульле 10 сәгатьле программа буенча урыннарда – муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында үткәреләчәк. Белемнәрне тикшереп торуның төп инструменты булып “Татарстан сайлаучысы” мобиль кушымтасы мөмкинлекләре файдаланылачак. ”

Аннан соң Татарстан Республикасы ҮСК әгъзалары көн тәртибенең бешка мәсьәләләрен карауга күчте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: