Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда тавыш бирү бюллетеньнәрен илтү өчен тапшырды

2020 елның 28 августы, җомга

Бүген “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә (ҮСК) тавыш бирү бюллетеньнәре тиражын тапшырды. Әзерләнгән бюллетеньнәр 7 сентябрьгә Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләренә илтеп җиткереләчәк. Бюллетеньнәрне тапшырганда Татарстан Республикасы ҮСК әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты, алар сайлау бюллетеньнәрен әзерләүне, илтүне, саклауны һәм куллануны контрольдә тоталар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы ҮСК матбугат хезмәте.

- Бүген без бюллетеньнәрне республика территориаль сайлау комиссияләренә җиткерә башлыйбыз. Татарстанда бердәм тавыш бирү көненә 65 территориаль сайлау комиссиясе әзерләнә, - дип сөйләде Татарстан Республикасы ҮСК рәисе Андрей Кондратьев бюллетеньнәрне тапшырган вакытта. – Тавыш бирү бюллетеньнәре РОСИНКАС хезмәткәрләре һәм “Махсус элемтә баш үзәге” ФГУП хезмәткәрләре сагы астында республика территориаль сайлау комиссияләренә җиткерелә, ә аннары участок сайлау комиссияләренә таратыла. Татарстан Президентын сайлауларда тавыш бирү өчен 2 937 257 бюллетень әзерләнде. 28 номерлы Түбән Кама сайлау округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауларда 454 100 бюллетень басылды.

Ә Алабуга сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларга 61 139 бюллетень әзерләнде.

Тавыш бирү бюллетеньнәре саны тиешле сайлау округында теркәлгән сайлаучылар санына карап билгеләнде, барлык бюллетеньнәр 7 сентябрьгә Татарстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләренә җиткереләчәк.

Исегезгә төшерәбез. Татарстанда тавыш бирү 11 - 13 сентябрьдә узачак. 13 сентябрь бердәм тавыш бирү көне статусына ия, ә 11 һәм 12 сентябрь вакытыннан алда тавыш бирү көннәре булып санала. Барлык бу өч көндә сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: