Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Зеленодольскида участок сайлау комиссияләренең әзерлекләрен тикшерде

2020 елның 5 сентябре, шимбә

Татарстан 2020-сайлауларына әзерлекне дәвам итә Тавыш бирү алдыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) әгъзалары көн саен территория сайлау комиссияләре җитәкчеләрен өйрәтәләр, сайлау участоклары әзерлеген тикшерәләр.

Бүген Зеленодольскида Татарстан ҮСК әгъзалары участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен семинар -киңәшмә үткәрделәр. -Тавыш бирү башлануга бер атна калды. Сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрүдә финишка якынлашабыз. Һәр көнне укулар уздырабыз, республика районнары һәм шәһәрләренә барабыз, участок сайлау комиссияләренең әзерлеген тикшерәбез.

Сайлау участокларына индивидуаль саклану чараларын кайтару тәмамланды. Барлык 2807 участок сайлау комиссияләре, шул исәптән гражданнарның вакытлыча булу урыннарында төзелгән 46 сайлау комиссиясе антисептиклар, дезинфикцияләүче келәмнәр, контактсыз термометрлар, битлекләр, бармакчалар, бер тапкыр кулланылучы каләмнәр запасы белән тәэмин ителде, - дип сөйләде Татарстан Республикасы ҮСК рәисе Андрей Кондратьев. – Республикабызда бик тыгыз көннәр – бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе бара: Татарстан Республикасы Президентын, Россия Дәүләт Думасы депутатын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын, муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда тавыш бирү 11-13 сентябрь көннәрендә була. Участок сайлау комиссияләре һәр өч көндә дә 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: