Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова сайлау участокларының берсе сайлауларга әзерлеген тикшерде

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова үзенең Казанга визиты кысаларында “Мәскәү” МЯҮ бинасында урнашкан 165 номерлы сайлау участогында булды. Аерым алганда, аны участокта санитар куркынычсызлыгы нормаларын саклауның ничек үтәлү тәэмин ителеше, шулай ук физик мөмкинлеләре чикле сайлаучыларның тавыш бирүен оештыру кызыксындырды.

 

Сайлау процессының барлык катнашучылары куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен нинди чаралар күреләчәге турында Татьяна Москальковага аны озатып йөргән ҮСК рәисе Андрей Кондратьев сөйләде:

 

-Участокка кергәндә дезинфикцияләүче келәм ята; идәнгә дистанцияләүче тамга төшерелгән; участокка керүче һәркемгә индивидуаль саклау чаралары һәм бер тапкыр кулланылучы каләм бирелә, шулай ук контаксыз гына температурасы үлчәнә.

 

Әлеге участокта мөмкинлекләре чикле гражданнарның һәм аз хәрәкәтләнүче сайлаучыларның тавыш бирүе өчен барлык шартлар тудырылган: мәдәни-ял итү үзәгенә керү пандус белән җиһазланган; тавыш бирү бинасында махсус киң кабина урнаштырылган. Моннан тыш, “Мәскәү” МЯҮдәге участок начар күрүче гражданнар тавыш бирүе өчен кирәкле бар нәрсә белән тәэмин ителгән: кандидатлар һәм тавыш бирү тәртибе турындагы барлык мәгълүматлар шул исәптән Брайль шрифтында да әзерләнгән. Монда шулай ук сайлау бюллетенен мөстәкыйль тутыру өчен махсус трафаретлар бар.

 

Татарстанда җәмгысе начар күрүче сайлаучыларның тавыш бирүе өчен 732 сайлау участогы җиһазланган: кагыйдә буларак, алар күрүләре чикле кешеләр тупланып яшәгән урыннарда урнашкан. 690 участок таяну-хәрәкәтләнү аппараты бозылган гражданнар соравын исәпкә алып җиһазланган.

 

-Участокны карау миндә иң уңай тәэсирләр калдырды, - диде Т. Москалькова. – Мин бүген үк күргәннәрем турында Россия ҮСК Рәисе Элла Александровна Памфиловага сөйләячәкмен. Татарстан һәрвакыт сайлауларга югары дәрәҗәдә әзерләнүе белән аерылып торды. Монда барлык сайлаучыларның ихтияҗлары исәпкә алына, шуңа да республикада һәрвакыт сайлауларга күпләп киләләр, - диде омбудсмен.

 

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил шулай ук сайлау хокукының граждан хокуклары арасында иң мөһимнәреннән булуын искә төшерде. Вәкаләтле вәкил институты шул исәптән әлеге хокукны саклау өчен дә оештырылды.

 

-Җае туры килгән саен мин кешеләр белән сөйләшергә, аларның кәефен, тавыш бирүдә катнашуга әзерлекләрен белергә тырышам. Сәяси тормышта катнашудан һәркем баш тартырга хокуклы, ләкин бу илдә демократияне арттыруга, күпчелеккә ярашлы хакимият формалаштыруга ярдәм итми, - диде Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенчавәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: