Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль сайлау комиссиясе исеменә конкурс башлана

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышында VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны әзерләу һәм үткәрү чорында иң яхшы мәгълүмати-аңлату эшчәнлегенә Республика территориаль сайлау комиссияләре арасында конкурс уздыру турында карар кабул ителде.

2016 елның 6 июненнән 31 октябренә кадәр узачак конкурс иң яхшы территориаль сайлау комиссиясен биш номинациядә ачыклый:

1) “Сайлау процессында катнашучылар арасында актив мәгълүмати-аңлату эше”;

2) “Массакүләм мәгълүмат чаралары белән конструктив хезмәттәшлек өчен!”;

3) “Яшьләр һәм сайлаулар”;

4) “Чикле мөмкинлекләр – чиксез хокук”;

5) “Бердәм эш – уңыш нигезе!"

Конкурс нигезләмәсе, шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 2016 елның 2 июнендәге утырышында кабул ителгән карарлар белән безнең сайтта Татарстан Республикасы ҮСК Карарлары бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: