Татарстан Республикасы ҮСК һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Мәгълүмат үзәге киңәшмәсе булды

2016 елның 3 июне, җомга

Бүген җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларга әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы ҮСК Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Мәгълүмат үзәге белән берлектә оештырган эшлекле киңәшмә булды.

Сайлау сүзе белән Мәгълүмат үзәге башлыгы Марат Галиев чыкты. Ул әлеге очрашуның аеруча мөһим булуын билгеләп үтте, чөнки сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру чорындагы бердәм тырышлыкка гомумән сайлау кампаниясеннәң уңышы бәйле. Аннан соң Үзәкнең оператив-белешмә булеге башлыгы Әлфия Гыльметдинова хөкемлелекне бетерү тәртибе турында сөйләде һәм сайлау комиссияләрендә кандидатлар турында белешмәләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча килеп туган сорауларга җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: