Татарстан Республикасы ҮСК утырышы булды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, анда 2016 елның  18 сентябрендә булачак тавыш бирү бердәм көненә әзерлек белән бәйле мәсьәләләр каралды.

            Комиссия әгъзалары җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирү өчен башка урында тавыш бирү таныклыклары алуга, тапшыруга һәм саклауга контроль тәэмин итү эш төркеме турындагы мәсьәләне карадылар, Татарстан Республикасы территориясендә сайлау участокларының бердәй номерлануын, шулай ук федераль сайлаулар белән Татарстан Республикасы җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар туры килгәндә файдаланылучы сайлаучылар исемлеге формасын расладылар.

            Моннан тыш, комиссия утырышында Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов, Идел буе һәм Совет районнары территориаль сайлау комиссияләренең яңа әгъзалары, шулай ук Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең Комсомол районы территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: