Казан шәһәрендә сайлауларны оештыручылар укыды

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бердәм тавыш бирү көне алдыннан участок сайлау комиссияләре әгъзаларының хокукый белемнәрен күтәрүгә юнәлтелгән мәгариф чаралары циклын дәвам итә.

Бүген “Казан” Милли мәдәни үзәгендә Казан шәһәренең Киров, Мәскәү, Вахитов һәм Идел буе районнары участок сайлау комиссияләре составы укыды.

Исегезгә төшерәбез: Киров һәм Мәскәү районнары Мәскәү бермандатлы сайлау округы составына керә. Анда 519244 сайлаучы исәпләнә һәм ул Татарстан Республикасы территориясендә зурлыгы ягыннан икенче урында тора. Мәскәү бермандатлы сайлау комиссиясе депутатлыкка 7 кандидатны теркәде. Вахитов һәм Идел буе районнары Идел буе бермандатлы сайлау округына керә. Монда 480003 сайлаучы бар һәм 8 кандидат теркәлгән.

Лекцияләрне участок сайлау комиссияләренең (ҮСК) 450дән күбрәк әгъзасы, территориаль сайлау комиссиясе (ТСК) әгъзалары, администрация һәм массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләре тыңлады. Аларны Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әкзам Гобәйдуллин сәламләде. Ул семинарда катнашучыларга федераль сайлау кампаниясенең арадаш йомгаклары турында хәбәр итте, Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек процессында төп мәсьләләрне билгеләде. Ә.Гобәйдуллин ҮСК әгъзалары игътибарын бигрәк тә сайлау законнарындагы тавыш бирү көнендә күзәтчеләр эшенә, ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү тәртибенә кагылышлы үзгәрешләргә юнәлтте.

Рәис урынбасары Валентина Каменькова һәм хокук бүлеге мөдире Елена Григорьева үз чыгышларында сайлаучылар исемлекләре белән эшләү, тавышларны санау тәртибе, тавыш бирү йомгаклары турында беркетмәләр төзү хакында сөйләделәр. Моннан тыш, участок комиссияләренең резерв составларын формалаштыруга, мөрәҗәгатьләрне, гаризаларны һәм сайлау законнарын бозуга шикаятьләрне кабул итү һәм карау тәртибенә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.

Иртәгә шулай ук “Казан” Милли мәдәни үзәгендә Совет районы ҮСК (10.00 сәгатьтә), Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново районнары ҮСК (13.00) әгъзалары өчен укулар була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: