Татарстан ҮСК утырышы булды

2016 елның 27 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, анда 2016 елның 18 сентябрендәге бердәм тавыш бирүгә әзерлеккә бәйле мәсьәләләр каралды.

Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасында теркәлгән сәяси партияләр төбәк бүлекчәләренең 2016 елның 2 кварталында кергән һәм тотылган акчалары турында белешмәләрне тикшерү, “Россия пенсионерлар партиясе гаделлек өчен” сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе махсус сайлау хисабын ачу һәм әлеге партиянең финанс мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкилен теркәү хакындагы карарларны раслады.

Моннан тыш, участок сайлау комиссияләре составлары кадрлар резервына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: