Эфир вакыты күләмен исәпкә алу буенча эш төркеменең чираттагы утырышы булды

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында вәкилләре булган сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуга бер календарь ай дәвамында сарыф ителгән эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләрен билгеләү буенча эш төркеменең 54нче утырышы булды.

Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе урынбасары, төркем җитәкчесе Валентина Каменькова хәбәр иткәнчә, “Телерадиокомпания “Яңа Гасыр” ААҖ гамәлгә куйган һәм тарата торган “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениясе” төбәк телеканалында эфир вакыты күләмендә аерма 3 минут 21 секунд тәшкил итте, бу 3 процентлы киртәдән югары.

“Радиоэфир бирүдә бераз аерма бар, ләкин ул 3 проценттан артмый. Безнең методика нигезендә тигезлек сакланган дип санала,” – дип йомгак ясады Валентина Каменькова. Эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләре Эш төркеме әгъзалары тарафыннан расланды һәм Татарстан Республикасы ҮСКнең иң якындагы утырышында каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: