Бөек Җиңү көне белән!

2017 елның 8 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән хөрмәтле татарстанлыларны Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!

Безнең өчен бу көн чын мәгънәсендә истәлекле һәм кадерле. Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләр вакытка буйсынмый. Ватанны саклаучыларның үлемсез каһарманлыгы Туган илебезнең героик тарихына ныклык, кыюлык һәм туганнарча бердәмлек үрнәге булып язылган.

Бүген без имин тормышта хезмәт итү, сөенеп яшәү һәм яңа буын тәрбияләү мөмкинлеге тудырган батырларыбызны хөрмәтлибез һәм онытмыйбыз. Сезгә сәламәтлек, бәхет, тынычлык, һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: