ММЧ вәкилләре игътибарына!

2017 елның 21 июле, җомга

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен 2017 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда тавыш бирү биналарында булу, тавыш бирү йомгакларын билгеләгәндә, сайлау нәтиҗәләрен ачыклаганда катнашу өчен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү тәртибе Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 2017 елның 19 апрелендәге 80/698 – 7 номерлы карары белән расланды.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә түбәндәге документлар тапшырыла:

а) баш мөхәррир тарафыннан, аңа бәйле рәвештә аккредитацияләүгә гариза бирелүче тавыш бирү вакытын күрсәтеп, имза куелган гариза. Кәгазьдә һәм (яисә) электрон образ (скан) рәвешендә, шулай ук MS Excel форматында машина укырлык рәвештә бирелә;

б) ММЧны теркәү турында таныклыкның (теркәлгән ММЧ өчен) баш мөхәррир таныклаган күчермәсе.

Гаризаны электрон рәвештә биргәндә ММЧны теркәү турында таныклыкның таныкланган күчермәсе электрон образы (сканы) җибәрелә.

Документлар 2017 елның 11 июленнән 6 сентябренә кадәр чорда 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә (эш көннәрендә) кабул ителә. Почта адресы: 420111, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7Б.

Аккредитацияләүгә документлар җибәрү өчен электрон почта: 16/smi@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: