2017 елның 1 мартыннан 15енә кадәр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен өстәмә аккредитацияләү үткәрә.
2017 елның 19 мартында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар була. Сайлаулар өч муниципаль районда – Актаныш, Биектау, Лаеш районнарында, 4 бермандатлы сайлау округында узачак.