2017 елның 19 мартында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар була. Сайлаулар өч муниципаль районда – Актаныш, Биектау, Лаеш районнарында, 4 бермандатлы сайлау округында узачак.
Барлыгы 22 кандидат, шул исәптән сәяси партияләрдән – 17, җәмәгать оешмасыннан – 1 һәм үз-үзен күрсәтү тәртибендә 4 кандидат күрсәтелде. 7 кандидат инде теркәлде дә.