Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе узган сайлауларны – булган, ә сайлау нәтиҗәләрен гамәлдә дип таныды

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

2020 елның 15 сентябре, чәршәмбе Тиешле карар бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 122нче утырышында кабул ителде.

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар, җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасының 28 номерлы Түбән Кама сайлау округы буенча депутатын өстәмә сайлаулар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 37 номерлы Алабуга сайлау округы буенча депутатын өстәмә сайлаулар булган һәм сайлау нәтиҗәләре гамәлдә дип танылды. Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайланган Рөстәм Нургали улы Миңнеханов сайлауларда катнашкан гражданнарның 83,27% тавышын, ягъни барлык сайлаучыларның 50% нан күбрәк тавышын алды. Альмир Александрович Михеев кандидатурасын сайлаучыларның 4,93% хуплады, Альфред Рәкыйб улы Вәлиевка сайлаучыларның 4,64% тавыш бирде, Олег Владимирович Коробченко сайлаучыларның 3,58%, Владимир Валерьевич Сурчилов – 2,84% тавышларын җыйды.

Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасының 28 номерлы Түбән Кама сайлау округы буенча депутатын өстәмә сайлауларда Олег Викторович Морозов тавыш бирүдә катнашкан сайлаучыларның 73,42% тавышларын алды. Альберт Әхмәтвагыйз улы Яһудин сайлаучыларның 9,33% тавышын җыйды, Илнар Рәшит улы Сираев – 6,83%, Николай Александрович Барсуков – 3,77%, Андрей Васильевич Колосов – 3,72%, Леонид Михайлович Стражников - 2,30% тавыш алдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 37 номерлы Алабуга сайлау округы буенча депутатын өстәмә сайлаулар булган һәм сайлау нәтиҗәләре гамәлдә дип танылды. Депутат итеп сайлаучыларның 61,09% тавышын җыйган Тимур Наил улы Шаһивәлиев сайланды. Ильяс Миңнислам улы Вәлиев сайлаучыларның 10,68% тавышын, Артем Леонидович Григорьев – 17,56%, Елена Андреевна Сбитнева – 9,54% тавышын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: