Татарстанда бердәм тавыш бирү көне бара

2020 елның 13 сентябре, якшәмбе

Россия Федерациясенең 83 субъектында барлык дәрәҗәдәге тугыз меңнән артык сайлау кампаниясе бара. Ил буенча 56 меңнән күбрәк сайлау участогы ачылды.

Татарстан Республикасында тавыш бирү 2807 участок сайлау комиссиясендә уза, шул исәптән сайлаучыларның вакытлыча булу урыннарында 46 (38 – хастаханәләрдә, 4 – СИЗОларда, 2 – шифаханәләрдә, 1 – тимер юл вокзалында) комиссия эшли. Бүген фәкать стационар участокларда һәм өйдә тавыш бирергә була.

Телефон буенча телдән яисә гариза бирү 14:00 сәгатькәчә мөмкин. Участоклар 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ачык. Алдан хәбәр ителгәнчә, сайлаучыларның килүе 12:00 сәгатькә 62,3% тәшкил итте. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә сайлау законнарын бозу турындагы шикаятьләр кермәде.

Тавыш бирү барышына йогынты ясарлык җитди тәртип бозулар ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: