Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанның сайланган Президентнын теркәде

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Тиешле карар бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) 123нче утырышында кабул ителде.

Татарстан Республикасы ҮСК Рөстәм Нургали улы Миңнехановны Татарстан Республикасының сайланган Президенты итеп теркәде.

Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайланган Рөстәм Нургали улы Миңнеханов сайлауларда катнашкан гражданнарның 83,27% тавышын алды.

Альмир Александрович Михеев кандидатурасын сайлаучыларның 4,93% хуплады, Альфред Рәкыйб улы Вәлиевка сайлаучыларның 4,64% тавыш бирде, Олег Владимирович Коробченко сайлаучыларның 3,58%, Владимир Валерьевич Сурчилов – 2,84% тавышын җыйды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы ҮСК үткән утырышында сайлауларны – булган, ә сайлау нәтиҗәләрен гамәлдә дип таныды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: