2018 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) утырышлар залында теркәлгән кандидатлар, аларны күрсәткән сәяси партияләр арасында телерадиотапшырулар дәүләт оешмалары төбәк каналлары – “Татарстан” ДТРК ВГТРК ФГУП, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” АҖ, “ТАТМЕДИА” АҖ түләүсез нигездә эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә салу булды.
Җирәбә ММЧда агитация чоры башланыр алдыннан үткәрелә, ә бу чор сайлауларга кадәр 28 көн алдан – 17 февральдә башлана, теркәлгән кандидатларга, сәяси партияләргә агитация материалларын массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыру өчен тигез шартлар тәэмин итү максатларында уздырыла.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президенты сайлаулары нәтиҗәләрен,тавыш бирү йомгакларын билгеләгәндә, тавыш бирү бинасында булу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә.
Аккредитациягә гаризалар 2018 елның 21 гыйнварыннан 14 мартның 16 сәгәтенә кадәр кабул ителә.
ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә түбәндәге документлар бирелә:
31 гыйнвардан башлап, илнең барлык төбәкләрендәге кебек үк, Татарстан Республикасында да һәр сайлаучы 2018 елның 18 мартында Россия Президентын сайлауларда үзе фактта булган урында тавыш бирү турында гариза бирә ала. Бу тавыш бирү көнендә даими теркәлгән урында булмаган сайлаучылар өчен бик мөһим.
Моның өчен аңа 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр территориаль сайлау комиссиясенә, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яисә Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр бердәй порталына керергә кирәк. 25 февральдән 12 марткача шундый гаризаларны 2817 участок сайлау комиссиясе дә кабул итәчәк.
2018 елның 24 гыйнварында Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) “Россия почтасы” ФГУП белән килешү төзеде.
Әлеге килешү кысаларында Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Почтасы Генераль директоры Николай Подгузов белән аның Татарстанга визиты вакытында очрашты. Очрашуда катнашучылар республикада оешмалар арасында үзара мәгълүмати хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерде.
2018 елның 9 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләренә 2017 елның IV кварталында акча керү һәм аны сарыф итү турында белешмәләрне кабул итә башлады
2018 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасында сәяси партияләрнең 61 төбәк бүлекчәсе теркәлгән, “Сәяси партияләр турында” Федераль закон нигезендә алар, 2018 елның 30 гыйнварыннан да соңга калмыйча, 2017 елның IV кварталы өчен финанс хисабы тапшырырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, закон белән билгеләнгән вакытта бу белешмәләрне тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 1 өлешендәге 5.64 статьясы нигезендә финанс хисабы бирүнең вакытын бозу түбәндәге административ штраф салуга китерә:
вазыйфаи затларга – 25 мең сумга кадәр күләмдә;
сәяси партиягә, аның төбәк бүлекчесенә – 100 мең сумга кадәр күләмдә.
Бүген Россия Президентын сайлаулар буенча сайлау кампаниясе чорында мәгълүмати-аңлату эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы ҮСК «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектында катнашучылар белән очрашу үткәрде.
Очрашуга проектның сайлап алу этабында җиңгән 150 кеше чакырылган иде. Үзәк сайлау комиссиясеннән (ҮСК) спикер сыйфатында аның Рәисе урынбасары О.В.Сквордяков чыгыш ясады.
19 гыйнварда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә 13 мәсьәлә куелды.
Татарстан Республикасы ҮСК үз карары белән территориаль сайлау комиссияләренә Россия Федерациясы Үзәк банкы бүлекчәләрендә Президент сайлауларны финанслау өчен счетлар ачарга рөхсәт итте, ә территориаль сайлау комиссиясе урнашкан торак пункт чикләрендә мондый бүлекчә булмаса – “Россия саклык банкы” акционерлык җәмгыяте бүлекчәләрендә счет ачарга ярый.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) 2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш бирү биналарында һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен, сайлау нәтиҗәләрен билгеләгәндә булу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен аккредитацияләү өчен гаризалар кабул итә.
Аккредитациягә гаризалар 2018 елның 21 гыйнварыннан 2018 елның 14 мартындагы 18.00 сәгатькәчә кабул ителә.
ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен Татарстан Республикасы ҮСКнә түбәндәге документлар бирелә.
Президент сайлауларына әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) республика территориаль сайлау комиссияләре рәисләре, секретарьлары, системалы администраторлары белән укулар үздыра. Бүген семинар Саба, Теләче һәм Питрәч районнарында булды.
Хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, ҮСК секретаре Надежда Борисова сайлауларны гамәлдәге законнар нигезендә үткәрүне беренче чираттагы бурыч, дип билгеләп үтте. Дәрес барышында сайлау комиссиясенең Россия Федерациясе Президентын сайлауларда гражданнарны үзләре булган урын буенча исемлеккә кертү турында гаризаларны кабул итүне оештыруга, участок сайлау комиссияләрнең QR – кодлы тавыш бирү нәтиҗәләре турында беркетмәләр әзерләү технологиясен куллануга, сайлауларда видиокүзәтү чараларын кулану тәртибенә, шикаятьләрне, гаризаларны карауга, сайлаучылар исемлекләре, беркетмәләр белән эшләүгә кагылышлы теоретик мәсьәләләр каралды.
Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Узып баручы ел тормышта булган төрле вакыйгаларны тарихта калдыра, аларның шатлыклылары матур хәтирәләр булып күңелләргә ямь өсти һәм киләчәккә багышланган якты өметләр белән үрелеп бара. Яңа ел сезгә сәламәтлек, күтәренке кәеф, гаиләләрегезгә муллык һәм иминлек алып килсен! Чын күңелдән сезгә бәхет, изге ниятләрегезнең тормышка ашуын телибез! Һәр көнегез шатлыклы һәм сөенечле булсын!