Республика сайлаулар оештыручыларын барып укыту дәвам итә

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Президент сайлауларына әзерлек һәм аны үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) республика территориаль сайлау комиссияләре рәисләре, секретарьлары, системалы администраторлары белән укулар үздыра. Бүген семинар Саба, Теләче һәм Питрәч районнарында булды.

Хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, ҮСК секретаре Надежда Борисова сайлауларны гамәлдәге законнар нигезендә үткәрүне беренче чираттагы бурыч, дип билгеләп үтте. Дәрес барышында сайлау комиссиясенең Россия Федерациясе Президентын сайлауларда гражданнарны үзләре булган урын буенча исемлеккә кертү турында гаризаларны кабул итүне оештыруга, участок сайлау комиссияләрнең QR – кодлы тавыш бирү нәтиҗәләре турында беркетмәләр әзерләү технологиясен куллануга, сайлауларда видиокүзәтү чараларын кулану тәртибенә, шикаятьләрне, гаризаларны карауга, сайлаучылар исемлекләре, беркетмәләр белән эшләүгә кагылышлы теоретик мәсьәләләр каралды.

Моннан тыш, участок сайлау комиссияләре әгъзаларының КОИБ – сайлау бюллетеннәрен эшкәртү комплекслары белән эшләвенә аерым игътибар бирелде.

Семинар дәресләре эшлекле уен белән тәмамланды, ул комиссия әгъзаларының сайлау көнендәге гамәлләрен җентекләп эшләүгә юнәтелгән иде.

Татарстан Республикасы ҮСКнең белем чаралары февраль ахырына кадәр һәр муниципаль районда булып узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: