ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында республика территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларын планлы рәвештә укытуны дәвам итә. Бүген программада Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә муниципаль районнары, Чистай һәм Нурлат шәһәрләре сайлау комиссияләре әгъзалары катнаша.

2017 елның 12 апрелендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Россия сайлау законнарына үзгәрешләр кертү пакетын карады һәм беренче укылышта кабул итте, аның буенча Россия Федерациясе Президентын сайлау көне 2018 елның 11 мартыннан 18 мартка күчерелә.


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында вәкилләре булган сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуга бер календарь ай дәвамында сарыф ителгән эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләрен билгеләү буенча эш төркеменең 55нче утырышы булды.


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

 Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК), Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Казан федераль (Идел буе) университеты (КФУ) белән берлектә, беренче тапкыр Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында территориаль сайлау комиссияләре (ТСК) әгъзаларын укыта башлады. Квалификацияне күтәрү программасында этап буенча республиканың барлык территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары – 540 кеше катнашачак. Бүген Азнакай, Баулы, Ютазы районнары, Азнакай һәм Баулы шәһәрләре ТСК әгъзалары өйрәнү узды.


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Үткән якшәмбедә Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе Әкзам Гобәйдуллин БДБ илләреннән Күзәтчеләр миссиясе составында Әрмәнстан Республикасы Милли Җыелышы депутатларын сайлауларда күзәтүләрдә катнашты.


31
март, 2017 ел
җомга

Бүген “Казан” милли мәдәни үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) республиканың муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында сайлау процессы өчен җаваплы территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре белән еллык киңәйтелгән киңәшмәсе булды.

Яшь һәм булачак сайлаучыларның хокукый мәдәниятен һәм электораль активлыгын күтәрү буенча чаралар кысаларында Татарстан ҮСКндә Казан вузлары студентлары өчен хокук тематикасына лекцияләр циклы дәвам итә.


28
март, 2017 ел
сишәмбе

Яшь һәм булачак сайлаучыларның хокукый мәдәниятен һәм электораль активлыгын күтәрү буенча чаралар кысаларында Татарстан ҮСКндә Казан вузлары студентлары өчен хокук тематикасына лекцияләр циклы дәвам итә.


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 21 марты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында “Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 66 статьясына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.


21
март, 2017 ел
сишәмбе

20 мартта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда, башка мәсьәләләр белән беррәттән, 2017 елның февралендә төбәк телеканалы һәм радиоканалы Татарстан Республикасы Дәүләт Советында вәкиллекләре булган сәяси партияләр эшчәнлеген яктыртуга сарыф иткән эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләре йомгаклары расланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: