Территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары белемнәрен күтәрә

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында республика территориаль сайлау комиссияләре әгъзаларын планлы рәвештә укытуны дәвам итә. Бүген программада Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә муниципаль районнары, Чистай һәм Нурлат шәһәрләре сайлау комиссияләре әгъзалары катнаша.

Белем бирү модуле программасына экспертлар һәм практиклар лекцияләре, гамәли дәресләр, тренинглар, бәхәсле хәлләрдә үз-үзеңне тоту стратегиясен сайлауга кагылышлы өйрәтү блогы, шулай ук офиста эшләү күнекмәләре кертелгән. Программа тәмамлангач, тыңлаучылар йомгаклау тесты уза һәм квалификацияләрен күтәрү турында таныклык ала. Сайлау процессы буенча эксперт сыйфатында бүген Татарстан ҮСК Секретаре Надежда Борисова чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: