Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәреш кертелде

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

2017 елның 21 марты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында “Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 66 статьясына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Закон проектын тәкъдим иткән Дәүләт корылышы һәм җирле үзидәрә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин аңлатуынча, федераль закон белән дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, эшләр, хезмәт күрсәтүләр буенча аерым федераль законнарга үзгәрешләр кертелде, шул исәптән Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе, Россия Федерациясе субъектлары сайлау комиссияләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салу узенчәлекләре билгеләнә.

Документ белән җирле үзидарә органнарына сайлаулар үткәргәндә файдаланылучы бюллетеньнәр, башка урында тавыш бирү таныклыклары, махсус билгеләр (маркалар) сатып алуны әлеге сайлауларны оештыручы комиссия яисә аның карары буенча түбәндәге тиешле комиссияләр Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезендә башкаруы нормасы беркетелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: