ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә 6 мәсьәлә кертелде.

“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 29 статьясының 11 пункты, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы 18 статьясының 10 өлеше. Казан шәһәре Мэрының 2019 елның 7 октябрендәге 1196/М номерлы мөрәҗәгате нигезендә Татарстан Республикасы ҮСК Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Сайлау комиссиясе составына “Татарстан - яңа гасыр” – “Татарстан – новый век” республика иҗтимагый хәрәкәте тәкъдим иткән Хәтбуллин Динар Ирек улын хәлиткеч тавышка хокуклы комиссия әгъзасы сыйфатында билгеләп куярга карар бирде.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы булды.

Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 91 статьясы, 100 статьясының 4 өлеше нигезендә Татарстан Республикасы ҮСК әгъзалары бертавыштан алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының республика сайлау округы буенча сайланган 50 депутатын теркәү турында карар кабул иттеләр. Барлык теркәлгән кандидатларга сайланулары турында таныклыклар биреләчәк. 50 бермандатлы сайлау округлары буенча сайланган депутатларны теркәү турында карарлар округ сайлау комиссияләре тарафыннан кабул ителде.


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) утырышы булды, анда 2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш бирүгә йомгак ясалды.


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) бүген сәяси партияләр һәм сәяси берләшмәләр арасында җирәбә уздырды. Җирәбә салу VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда бердәм республика сайлау округы буенча тавыш бирү өчен партияләрнең атамаларын һәм эмблемаларын урнаштыру тәртибен билгеләде.

Җирәбә очраклы сайлау ысулы белән уздырылды. Партияләрнең вәкилләре алдында Татарстан Республикасы ҮСК секретаре Надежда Борисова конвертларга, номерлары берничек тә күренеп тормаслык итеп, эре итеп басылган кәгазь битләрен урталай бекләп салды. Конвертлар берничә кат буталды һәм очраклы тәртиптә өстәлгә куелды.


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка ризалык бирүче сәяси партияләрнең республика исемлекләрен һәм бермандатлы кандидатларны теркәүне тәмамлады.

Сайлауларга 7 сәяси партиягә – “Бердәм Россия”, КПРФ, “Гадел Россия”, ЛДПР, “Россия коммунистлары”, РОСТА партиясе һәм “Россия пенсионерлары социаль гаделлек өчен” сәяси партияләре төбәк бүлекчәләренә рөхсәт бирелде.


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) 2019 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә бердәм тавыш бирү көнендә уздырылучы алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда тавыш бирү биналарында һәм тавыш бирү йомгакларын ачыклаганда, сайлау нәтиҗәләрен билгеләгәндә булу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә.

ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү тәртибе Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең 2017 елның 19 апрелендәге 80/698-7 номерлы карары белән билгеләнгән.


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

24 июльдә бөтен республика буенча 2019 елның 8 сентябрендәге алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда чынбарлыкта булган урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гражданнар гаризаларын кабул итү башланды.

Актив сайлау хокукына ия барлык Россия Федерациясе гражданнары теркәлү урыны буенча сайлау участокларында сайлаучылар исемлекләренә кертелә.

24 июльдә бөтен республика буенча 2019 елның 8 сентябрендәге алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда чынбарлыкта булган урын буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гражданнар гаризаларын кабул итү башланды.

Актив сайлау хокукына ия барлык Россия Федерациясе гражданнары теркәлү урыны буенча сайлау участокларында сайлаучылар исемлекләренә кертелә.


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлауларны, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына сайлауларны, 2019 елда сайлау законнары мәсьәләләрен төбәк вакытлы матбугат басмаларында һәм гомумроссия басмаларының төбәк чыгарылышларында иң яхшы яктыртуга Бөтенроссия конкурсы игълан итте (2019 елның 26 июнендәге 207/1583-7 номерлы Россия ҮСК карары).


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

“Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукы төп гарантияләре турында” Федераль закон, Татарстан Республикасы Сайлау кодексы таләпләрен “ГАДЕЛ РОССИЯ сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе” сайлау берләшмәсе тарафыннан республика кандидатлар исемлеген күрсәткәндәге үтәлешен тикшереп, Татарстан Республикасы ҮСК алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатларның әлеге сайлау берләшмәсе күрсәткән 46 кеше санындагы исемлеген теркәргә карар бирде.

Теркәлгән кандидатларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырылды.

Кабул ителгән карарлар белән “Сайлау комиссиясе документлары” бүлегендә танышырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: