ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар уздыру белән бәйле рәвештә, сайлау алды басма агитация материаллары әзерләү буенча эшләр башкаручы яисә хезмәт күрсәтүче күрсәтелгән оешмалар, индивидуаль эшкуарлар хезмәтенә түләү күләме (Россия Федерациясе валютасында) һәм башка шартлар турында белешмәләр тиешле оешма, тиешле индивидуаль эшмәкәр тарафыннан 2020 елның 12 июленнән дә соңга калмыйча бастырып чыгарылырга тиешлеген хәбәр итәбез.


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Комиссия әгъзалары 2020 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашу йомгаклары турында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе беркетмәсен расладылар.

Тавыш бирүдә барлыгы 2348179 граждан катнашты. Бу – барлык сайлаучыларның 79,68%. “Сез Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплыйсызмы?” дигән сорауга 1943685 кеше (82,81%) уңай җавап бирде. Бюллетеньдәге “юк” графасында 389765 кеше (16,61%) тамга салды.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) чираттагы утырышы булды.


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 22 мартында Минзәлә районының өч авыл җирлегендә (Аю авыл җирлеге, Иркенәш авыл җирлеге, Коноваловка авыл җирлеге) гражданнарның үзсалымы мәсьәләләре буенча җирле референдумнар булып узды.

Тавыш бирү референдумның 6 участогында оештырылды.


21
март, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) 96нчы утырышы булды. Көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып комиссия рәисен сайлау торды.

Комиссия әгъзалары саныннан яшерен тавыш белән Татарстан Республикасы ҮСК Рәисе итеп Андрей Станиславович Кондратьев ( 1969 елда туган, югары белемле) сайланды.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның декабрендә Казан (Идел буе) федераль университетында (КФУ) студентларның “Сайлау турындагы законнарны конституцияләштерү, сайлау хокукы теориясе һәм практикасы, яшьләрнең хокукый һәм электораль мәдәниятен күтәрү актуаль мәсьәләләре” фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Бу чараны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе КФУ һәм аның Юридик белемнәрне һәм фәнне үстерү фонды белән бергәләшеп оештырды.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 8 декабрендә республикабызның 15 авыл һәм шәһәр җирлекләре территориясендә гражданнарның үзсалымы мәсьәләләре буенча җирле референдумнар булып узды.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) карары белән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны әзерләүгә һәм үткәрүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын тоту һәм кандидатларның, сайлау берләшмәләренең сайлау фондларына акчалар керү һәм куллану турында ҮСК хисабы; Татарстан Республикасы Дәүләт Советында эшләгән сәяси партияләрнең эшчәнлеген 2019 елның ноябрендә төбәк телеканалында һәм радиоканалында яктыртуга сарыф ителгән эфир вакыты күләмен исәпкә алу нәтиҗәләре расланды.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 декабрендә республикабызның 17 авыл һәм шәһәр җирлегендә граҗданнар үзсалымы мәсьәләләре буенча җирле референдумнар булып узды.

Җирле референдумнарда тавыш бирүдә 47008 кеше катнашты, бу исемлекләргә кертелгән барлык сайлаучылар саныннан 58,56% тәшкил итә. Референдумнар барлык җирлекләрдә, карарлар кабул ителеп, гамәлдә булган, дип танылды (катнашучылар 50%тан артык, карарны яклап 50%тан күбрәк кеше тавыш бирде).


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) Татарстан Республикасы территориясендә бердәм тавыш бирү көненнән тыш 2019 елның 17 ноябрендә уздырылучы җирле референдумнарда тавыш бирү биналарында һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен, референдум йомгакларын билгеләгәндә булу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләрен өстәмә аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә. Татарстан Республикасы ҮСКдә ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү өчен түбәндәге документлар тапшырыла:

а) баш мөхәррир кул куйган, аккредитацияләүгә аның белән бәйле гариза бирелүче тавыш бирү вакыты күрсәтелгән гариза. Кәгазьдә яисә электрон рәвештә, шулай ук MS Excel форматында машина укырлык рәвештә бирелә;

б) ММЧын теркәү турында таныклыкның баш мөхәррир имзалаган күчермәсе (теркәлгән ММЧ өчен). Гаризаны электрон рәвештә биргәндә ММЧын теркәү турында таныклыкның электрон образы (скан) җибәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: