ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2020 ел
сишәмбе

 Җирәбә теркәлгән кандидатлар өчен бертигез шартлар тәэмин итү максатларында уздырыла. Төбәк дәүләт оешмалары каналларында эфир вакыты түләүсез нигездә бирелә


8
август, 2020 ел
шимбә

Бу чара 2020 елның 11 августында 10.00 сәгатьтә “Мәскәү” мәдәни үзәгендә узачак


4
август, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) сайлаучыларның “Минем тавыш” республика онлайн-форумының икенче сессиясен ачты. Экспертлар, җәмәгать оешмалары һәм төрле сәяси партияләр вәкилләре бердәм тавыш бирү көнендә күзәтү мәсьәләсен тикшерделәр.


1
август, 2020 ел
шимбә

1 август көнне Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика Президенты вазифасына дүрт кандидатны теркәде


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Торган урында тавыш бирү турында гаризаны 29 июльдән алып 8 сентябрьгә кадәр Күпфункцияле үзәкләрдә, территориаль сайлау комиссияләрендә, Дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша (www.gosuslugi.ru) бирергә була. 2 сентябрьдән участок сайлау комиссияләре дә гаризалар кабул итә башлый.


24
июль, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) бүген 110 нчы утырышын уздырды. Көн тәртибенә 11 мәсьәлә, шул исәптән “Татарстан Республикасы Президенты вазифасына Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кандидатурасын теркәү” мәсьәләсе кертелгән иде.


21
июль, 2020 ел
сишәмбе

ЛДПР сәяси партиясе күрсәткән һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе таныклаган 28нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча кандидатлар исемлегенә кертелгән кандидат Андрей Колосов һәм “Гадел Россия” сәяси партиясе күрсәткән һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе таныклаган 28нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча кандидатлар исемлегенә кертелгән кандидат Илнар Сираев Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә Россия Дәүләт Думасына 28нче Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча депутатны өстәмә сайлауларда күрсәтелү өчен документларын тапшырдылар. Әлеге округка республиканың 10 муниципаль районы керә, сайлаучылар саны 440 меңнән артык.


18
июль, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе бердәм тавыш бирү көненә әзерләнә. 2020 елның 13 сентябрендә Татарстанның кайбер районнарында тавыш бирер өчен дүрткә кадәр бюллетень алачаклар.

Бу көндә республикабызда Татарстан Президентын сайлаулар, Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасына 28 номерлы Түбән Кама сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 37 номерлы Алабуга сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар, шулай ук җирле үзидарә вәкиллекле органнары (җирле советлар, Казан шәһәр думасы) депутатларын сайлаулар була. Муниципаль сайлауларда татарстанлыларга җыен әйткәндә җирле үзидарә вәкиллекле органнарының 7,7 меңнән күбрәк депутатын сайларга кирәк.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 2020 елның 14  июленнән Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасы 28 номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча депутатны өстәмә сайлауларда, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 37 номерлы Алабуга бермандатлы сайлау округы буенча депутатны өстәмә сайлауларда, 2020 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә бердәм тавыш бирү көнендә уздырылучы муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда һәм тавыш бирү йомгакларын ачыклаганда, сайлау нәтиҗәләрен билгеләгәндә тавыш бирү биналарында булу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләүгә гаризалар кабул итә башлый.


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар күрсәтү өчен документлар кабул итү тәмамланды. Кандидатлар сәяси партияләр тарафыннан гына күрсәтелде, бу очракта үз-үзеңне күрсәтү законнар белән каралмаган.

“Бердәм Россия” партиясеннән кандидат сыйфатында Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: