Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат таныклагын түбәндәгеләр алды:
-Татарстан Республикасы Президентына кандидатларны теркәү өчен тапшырылган документларны карап, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аларның “Россия Федерациясе гражданнары сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” 67-ФЗ номерлы Федераль закон һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексы таләпләренә туры килүен билгеләп үтә, - диде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) рәисе Андрей Кондратьев.
Барлык кандидатлар да “муниципаль фильтр” аша узды, ягъни үзләрен хуплап муниципаль депутатларның кимендә 5% имзасын җыйдылар.
Татарстан Республикасы Президенты вазифасына беренче кандидат Рөстәм Нургали улы Миңнеханов (“Бердәм Россия” партиясеннән кандидат) 24 июльдә теркәлгән иде. 1 августта Татарстан Республикасы ҮСК калган кандидатларга карата да тиешле карар кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе бара: Республика Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округында Дәүләт Думасы депутатын, Алабуга сайлау округында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлаулар.
Тавыш бирү 11,12,13 сентябрьдә булачак. Бердәм тавыш бирү көне статусына 13 сентябрь ия.