11 августта 10.00 сәгатьтә теркәлгән кандидатлар өчен түләүсез эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә салу була

2020 елның 8 августы, шимбә

Бу чара 2020 елның 11 августында 10.00 сәгатьтә “Мәскәү” мәдәни үзәгендә узачак.

Өч сайлау кампаниясе буенча дәүләт телерадиотапшыру төбәк (республика) оешмалары каналларында түләүсез эфир вакытын бүлешү буенча җирәбә салу:

Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда,

28 номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча Россия Думасы депутатын өстәмә сайлауларда,

37 номерлы Алабуга бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда.

2020 елның 12 августында 10.00 сәгатьтә монда ук 28нче  Түбән Кама бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда дәүләт вакытлы басма нәшриятлар редакцияләре вәкилләре катнашында түләүсез басма мәйданын бүлешү буенча җирәбә салу да булачак.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе түләүсез басма мәйданны бүлешү буенча җирәбә салуны фәкать Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасына өстәмә сайлауларда теркәлгән кандидатлар өчен генә оештыра.

Гамәлдәге сайлау законнары нигезендә башка сайлау кампанияләре буенча редакцияләр җирәбә салуны мөстәкыйль үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: