Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар исемлегенең төгәллеген тикшерде. Республикада бердәм тавыш бирү көненә әзерлек бара

2020 елның 18 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе бердәм тавыш бирү көненә әзерләнә. 2020 елның 13 сентябрендә Татарстанның кайбер районнарында тавыш бирер өчен дүрткә кадәр бюллетень алачаклар.

Бу көндә республикабызда Татарстан Президентын сайлаулар, Россия Федерациясе Федераль Собраниясе Дәүләт Думасына 28 номерлы Түбән Кама сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 37 номерлы Алабуга сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар, шулай ук җирле үзидарә вәкиллекле органнары (җирле советлар, Казан шәһәр думасы) депутатларын сайлаулар була. Муниципаль сайлауларда татарстанлыларга җыен әйткәндә җирле үзидарә вәкиллекле органнарының 7,7 меңнән күбрәк депутатын сайларга кирәк.

Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек кысаларында Татарстан ҮСК сайлаучылар санының төгәллеген карады. 2020 елның 1 июлендә 2 937 257 татарстанлы актив сайлау хокукына ия. 2020 елның 1 гыйнварына аларның саны 1 176 кешегә күбрәк иде.

- Бу табигый процесс, - диде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. – Кайсыдыр районнарда аларның саны арта, чөнки яңа йортлар тапшырыла, шәхси сектор үсә. Ә кайдадыр кими: миграция, армиягә чакыру бара, үлем-китемнәр була. Сайлау кампаниясен әзерләүгә һәм үздыруга республиканың барлык сайлау комиссияләре тартыла. Бу 65 территориаль һәм 2810 участок сайлау комиссиясе дигән сүз. Сайлау процессларын оештыруда һәм үткәрүдә республика сайлау комиссияләренең 22 меңнән күбрәк әгъзасы катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Адрес: 420111, г.Казань, ул.Батурина, 7Б
Телефон: (843) 292-84-33
Факс: (843) 292-84-33
E-Mail: cik.rt@tatar.ru
Без социаль челтәрләрдә: